ТӘҺСИ галимнәре Г.Ибраһимовның 135-еллыгына багышланган чарада катнашты

ТӘҺСИ галимнәре Г.Ибраһимовның 135-еллыгына багышланган чарада катнашты 14.03.2022
      11 март көнне М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогия университетында (Уфа) татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган чара узды. Әлеге чарада Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов һәм текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина, ТР Язучылар берлеге рәисе беренче урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә Илсөяр Иксанова катнашты.
      Әлфәт Закирҗанов үзенең чыгышында Г. Ибраһимовның күпкырлы эшчәнлегенә бәя бирде. Әдипнең ХХ гасыр башында, каләмдәшләре белән бергә, яңа татар әдәбиятына нигез салуын, яңарыш хәрәкәтенә яңа рух өстәвен, шулай ук әдәбият белеме, мәгариф, тарих, публицистика, иҗтимагый фикер үсешендә гаять тирән эз калдырган классикларыбызның берсе булуын билгеләп үтте.
      Фәния Фәйзуллина әдәби чарада катнашучыларга Г. Ибраһимовның 15 томлы академик басмасын тәкъдим итте. Институтның текстология бүлегендә эшләнгән һәр томга бәя биреп, эш барышына, очраган кыенлыкларга, шулай ук яңа басманың төп яңалык-табышларына тукталды. Академик басма М. Акмулла исем. Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасына бүләк итеп тапшырылды.
      Очрашу кысасында Ә.М. Закирҗанов катнашучыларны “Татар әдәбияты тарихы”ның 8 томлы академик басмасы белән таныштырды. Үзенең чыгышында татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең методологик принипларына, максат-бурычларына тукталды. Әлеге фәнни хезмәттә Башкортстандагы татар әдәбиятына киң урын бирелүен, әлеге материалларның 6-8нче томнарда урнаштырылуын билгеләп үтте, бу эштә зур ярдәм күрсәткән Башкортстан галимнәренә (К.Дәүләтшин, Ф. Фәтхетдинов, И. Фазлетдинов, А. Хәлиуллина, Д. Сөләймәнова, И. Мансуров) рәхмәт белдерде. 
 

Возврат к списку