Халкыбызның бөек шәхесе

Татарстаннан һәм Башкортстанның төрле төбәкләреннән килгән кунакларны Авыргазы муниципаль районы башлыгы Арслан Нәзир улы Шәһәретдинов каршы алды һәм район тормышы белән таныштырды. Кунаклар Солтанморат авылында әдипнең музеенда булып, андагы экспонатлар белән таныштылар, музей каршындагы бюстына чәчәкләр салдылар.
Солтанморат авылы Мәдәният йортында үткәрелгән әдәби-музыкаль кичәдә Илсөяр Иксанова катнашучыларны ТР Язучылар берлеге идарәсе исеменнән сәламләде, Г.Ибраһимов иҗатына тугры калып иҗат итүче әдипләр һәм аларнң эшчәнлеге турында сөйләде.
Әлфәт Закирҗанов Г. Ибраһимов исемен йөртүче Институт эшчәнлеге, әдип тормышын һәм иҗатын өйрәнүнең торышы белән таныштырды. Галим үзенең чыгышында татар әдәбияты классигы тормышы һәм иҗатының бүгенгебез өчен гаять кыйммәтле мирас булуын билгеләп үтте.
Фәния Фәйзуллина Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән, 2018-2021 елларда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан Г. Ибраһимовның 15 томлы академик басмасының эшләнү тарихы һәм аның яңалыгы белән таныштырды, бу өлкәдәге бурычлар турында сөйләде. Академик басма Солтанморат авылындагы Г. Ибраһимов музеена бүләк итеп тапшырылды.
Кичәдә Солтанморат авылында яшәүчеләр, Г. Ибраһимов музеен төзүдә зур хезмәт куйган шәхесләр, татар һәм башкорт иҗтимагый оешмалары вәкилләре, журналистлар, югары уку йорты укытучылары, район мәдәният хезмәткәрләре, күпсанлы кунаклар катнашты.