Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучылары белән очрашу

Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясе укучылары белән очрашу 15.03.2022
       14 мартта Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге җитәкчесе Галимҗанова Эльмера Мәхмүт кызы, фәнни хезмәткәре Фәйзуллина Фәния Галимулла кызы Казан шәһәренең Г. Ибраһимов исемендәге 17 нче татар гимназиясендә татар әдәбияты классигы, галим, күренекле дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган чарада катнаштылар.
      Институт хезмәткәрләре институтның эшчәнлеге, аерым бүлекләрнең эш үзенчәлекләре, фәнни проектлар белән таныштырдылар, Г.Ибраһимов әсәрләренең текстология бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән, 2018-2021 елларда Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан 15-томлы академик басмасын тәкъдим иттеләр. Һәр томга аерым тукталып, күптомлыкны төзү үзенчәлеге һәм аның яңалыгы турында сөйләделәр.
      Басманың яңа гына дөнья күргән 11-15нче томнары гимназиядәге Г.Ибраһимов музеена бүләк ителде.

Возврат к списку