Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында ТӘҺСИ эшчәнлеге тәкъдим ителде

Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында ТӘҺСИ эшчәнлеге тәкъдим ителде 16.03.2022       Яр Чаллы дәүләт педагогика университетында филология факультеты укытучылары һәм студентлары, шәһәрнең туган тел укытучылары, язучылар, журналистлар һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында узган очрашуда ТӘҺСИ хезмәткәрләре институтның милли мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген тәкъдим итте. 
      Чара Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты ректоры, икътисад фәннәре кандидаты Әлфинур Галиәкбәрованың сәламләве белән башланып китте. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллин чарада катнашучыларны институт эшчәнлеге белән таныштырды, галимнәр тарафыннан тормышка ашырыла торган проектлар, соңгы елларда дөнья күргән фәнни хезмәтләр турында сөйләде. Шуларның берсе – татар әдәбияты классигы, XX гасыр башы җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 15 томлыгы. Татарстан китап нәшриятында нәшер ителгән академик басма турында текстология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйниева җентекләп сөйләде, шул ук вакытта ул басманың үзенчәлекләрен, яңалыгын аерым билгеләп үтте.
      Әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов 8 томлы "Татар әдәбияты тарихы" н тәкъдим итте; сүзлекләр әзерләү һәм бастыру эше турында лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров сөйләде. 
      Милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмованың институт галимнәре тарафыннан ФДБСка нигезләп эшләнгән дәреслекләр һәм дидактик материаллар турындагы чыгышы туган тел укытучыларында аеруча зур кызыксыну уятты. 
      Барлык тәкъдим ителгән китаплар, шулай ук соңгы елларда нәшер ителгән басмалар университетның китапханә фондына тапшырылды. 
      Әлеге чара Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты арасында хезмәттәшлек турында килешү кысаларында оештырылды.

Фото - Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты сайтыннан

Возврат к списку