Г. Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасы буенча мәгълүмат конференциясе

Г. Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы академик басмасы буенча мәгълүмат конференциясе  17.03.2022
       Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлегендә әзерләнгән, 2018-2021 елларда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән 15 томлы академик басмасының яңалыгы һәм классикның элегрәк чыккан әсәрләр җыентыкларыннан аермасы нәрсәдә? Язучының татар телен, татар иҗтимагый фикерен үстерүгә керткән өлеше нидән гыйбарәт? Укучы яңа басмада Г. Ибраһимовның тормышы һәм иҗатына кагылышлы нинди яңа, кызыклы документлар һәм материаллар таба алачак?
      Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә журналистларның шушы һәм башка сорауларына ТР Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы, академик Дания Заһидуллина, басманы әзерләүдә катнашкан галимнәр – текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Эльмира Галимҗанова, шул ук бүлекнең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әнисә Алиева һәм өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Гөлнара Зәйнеева җавап бирде.
      «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясен түбәндәге адрес буенча карарга була: https://tatar-inform.tatar/press_conferences/17-03-2022/galim-an-ibra-imovny-akademik-tuplanmasy-basylyp-chygu-u-aennan-matbugat-ochrashuy-5851509.
      Г. Ибраһимов әсәрләренең яңа 15 томлы академик басмасы турында тулырак мәгълүмат белән шулай ук ТӘҺСИнең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: http://www.antat.ru/ru/iyli/news/14650/.

Фото - "Татар-информ" сайтыннан

Возврат к списку