Ат мәкамы

Ат мәкамы 28.03.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты театр һәм музыка бүлеге фәнни хезмәткәре Гүзәл Юнысованың фольклорчыларның V Бөтенроссия конгрессында ясаган хайваннар мәкамы турындагы доклады катнашучылар тарафыннан зур кызыксыну белән кабул ителде.
      Ул үз чыгышында ярыш алдыннан атларны музыка ярдәмендә җиңүгә көйләүгә юнәлдерелгән ат мәкамы турында сөйләде. Мәкамнарның татар көнкүрешендә кулланылуы турындагы мәгълүмат фольклорчыларның шәрехләреннән, тарихчылар, мәгърифәтчеләр хезмәтләреннән, татар язучылары әсәрләреннән (аеруча автобиографик пландагы) алынуын әйтеп, аларның яңгырашы язылган материаллар Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә саклануын ассызыклады.
      Галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, мәдәният оешмалары хезмәткәрләре җыелган Бишенче Бөтенроссия фольклорчылар конгрессы күптән түгел Рязань шәһәрендә узды. Бу чара белән 2022 елда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин тарафыннан игълан ителгән Халык сәнгате һәм Россия халыкларының матди булмаган мәдәни мирас елына старт бирелде. Конгресс Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, В.Д. Поленов исем. Россия дәүләт халык иҗаты йорты, Рязань өлкәсе Хөкүмәте тарафыннан оештырылды. Чарада Россиянең 42 төбәгеннән һәм 18 чит илдән галимнәр, укытучылар һәм аспирантлар һ.б. катнашты.
      Конгресс эше бер үк вакытта биш секциядә барды. Аларның һәркайсы халык белеменең төрле өлкәләре галимнәрен (сәнгать белгечләре, филологлар, этномузыка белгечләре, этнологларны һ.б.) берләштерде. Г.Ф. Юнысованың доклады «Фольклор тексты: жанрлар, төрләр, мәдәни функцияләре» дип аталган дүртенче секция кысаларында яңгырады.

Возврат к списку