«Бишек көйләрендә – Галәм аһәңе»

«Бишек көйләрендә – Галәм аһәңе» 30.03.2022
      Россиядә Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чаралар кысаларында, 24 мартта Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы (1982), Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1993), философия фәннәре кандидаты Мәсгудә Ислам кызы Шәмсетдинова белән «Бишек көйләрендә – Галәм аһәңе» темасына очрашу узды.
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фәнни хезмәткәрләре, Н.Г. Җиһанов исем. Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты укытучылары һәм студентлары, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге хезмәткәрләре, журналистлар, рәссамнар катнашында узган бу чара ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге тарафыннан оештырылган иде (үзәк җитәкчесе – сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова).
      Композиторның иҗаты белән чарада катнашучыларны музыка белгече Гүзәл Юнысова таныштырды. Ул Мәсгудә Шәмсетдинова музыкасының жанр күптөрлелеген (җырлар, ораторияләр, балет, симфония), аның Татарстан һәм Башкортстан театрларында композитор буларак уңышлы эшләвен (композитор 30 спектакльгә музыка иҗат иткән) билгеләп үтте. М. Шәмсетдинованың әсәрләре төрле премияләргә һәм махсус призларга лаек булган («Жаворонок» балалар җыры республика конкурсында икенче урын, «Итил суы ака торур», «Ак калфак» спектакльләренә язылган музыкасы – беренче урын, һ.б.). Төрки театрларның «Нәүрүз» Халыкара фестивальләрендә (Казан, 2002; «Арт-Урда», Бишкәк, 2003) ул иң яхшы композитор дип табылды.
      М. Шәмсетдинова хәзерге вакытта АКШта яши. Америкада ул төрки фольклор музыкасы һәм татар композиторлары әсәрләрен тәкъдим итүче «Интернет-радио» (www.tatarica.com) ачып җибәрә; Татарстан һәм Башкортстан республикларының милли музыкасы турында лекцияләр оештыра һәм радиотапшырулар алып бара.
      М. Шәмсетдинованың иҗатына «Корбан-бәйрәм», «Карга боткасы», «Көмеш кашык болытта» кебек татар мөселман һәм мәҗүси йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызуга омтылыш, легендар тарихи сюжетларга мөрәҗәгать итү («Ибн Фадлан», «Чыңгызхан» симфонияләре) хас. Ул, беренчеләрдән булып, Коръән сюжетларына нигезләнгән әсәрләр иҗат итә башлый. Алар арасында Швеция, Финляндия, Германиядә камера хоры (җитәкчесе – А. Булдакова) тарафыннан башкарылган «Адәм балалары» кантатасы да бар.
      М. Шәмсетдинова күп еллар дәвамында Татарстанның төрле районнарында узган фольклор экспедицияләрендә катнаша. Соңгы елларда дөнья халыкларының бишек җырларын кызыксынып өйрәнә. Ул әлеге жанрның 300 дән артык үрнәген язып алган һәм шуларның бер өлешен компакт-дискта чыгарган. Очрашуда композитор Япония, Кытай, Корея һәм башка ил вәкилләреннән язып алынган аутентик җырларны, шулай ук алар нигезендә язылган үз әсәрләрен тәкъдим итте. Әнисеннән ишеткән татар бишек җырын М. Шәмсетдинова, «Сөембикә турында бәет»кә төп тема сыйфатында кертеп кенә калмыйча, премьерада үзе үк уңышлы башкарып, актерлык осталыгын да күрсәтте.
      Чара кысаларында оештырылган күргәзмәдә очрашуда катнашучылар татар халык җырлары җыентыклары, татар музыкаль мирасы буенча фәнни хезмәтләр белән таныша алдылар.


Возврат к списку