Диссертацияне уңышлы яклавы белән котлыйбыз!

Диссертацияне уңышлы яклавы белән котлыйбыз! 31.03.2022
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе диссертация советының (022.006.02) 2022 елның 30 мартында узган чираттагы утырышында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты гыйльми сәркатибы Ләйлә Хәсән кызы Дәүләтшинаның филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясе якланды.
      Диссертациянең темасы – «Актуаль мифология традицияләре контекстында XX-XXI гасыр татар прозасы» (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты); 10.01.09 – фольклористика). Ләйлә Дәүләтшинаның рәсми оппонентлары – филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге фәнни хезмәткәре Галиуллин Тәлгат Нәби улы (Казан); филология фәннәре докторы, профессор, РФА Удмурт тарих, тел һәм әдәбият институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Владыкина Татьяна Григорьевна (Ижау) һәм филология фәннәре докторы, Мари дәүләт университеты, Милли әдәбият һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры Кудрявцева Раисия Алексеевна (Йошкар-Ола). Әйдәп баручы оешма буларак буларак, И.Н. Ульянов исем. Чуваш дәүләт университеты билгеләнгән иде (Чабаксар).
      Диссертация советы утырышы киңәйтелгән форматта 10.01.09 – фольклористика белгечлеге буенча фән докторлары катнашында узды.
      Ләйлә Хәсәновнаны филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз һәм яңа фәнни ачышлар, һөнәри уңышлар телибез! 
 

Возврат к списку