Докторлык диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз!

Докторлык диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз! 07.04.2022
       Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты коллективы Язма мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Хасавнех Алсу Әхмәдулла кызын филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлый!
      2022 елның 6 апрелендә узган Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Д 022.006.02 диссертация советының чираттагы утырышы Хасавнех Алсу Әхмәдулла кызының филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә «XIX гасыр татар дини-суфичылык әдәбияты: этик-эстетик үзенчәлекләрне сәнгатьчә сурәтләү» дигән темага диссертациясен яклауга (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты) багышланган иде.
      Алсу Хасавнехның фәнни консультанты – филология фәннәре докторы Мөхәммәтҗанова Лилия Хатип кызы. Рәсми оппонентлары – филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Көнчыгыш тарихы бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Сибгатуллина Әлфинә Таһир кызы (Мәскәү), филология фәннәре докторы, профессор, «Россия Фәннәр академиясе Дагестан федераль тикшеренү үзәге» федераль дәүләт бюджет фән учреждениесенең аерымланган бүлекчәсе – Г. Цадасы исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Акамов Абусупьян Татархан улы (Махачкала) һәм филология фәннәре докторы, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының рус һәм татар филологиясе кафедрасы профессоры Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы (Яр Чаллы). Әйдәп баручы оешма буларак, М.К. Аммосов исем. Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты (Якутия) билгеләнгән иде.
Алсу Хасавнехны чын күңелдән диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз һәм яңа фәнни ачышлар телибез!

Возврат к списку