Музейлар эшчәнлегендә таяну ноктасы

Музейлар эшчәнлегендә таяну ноктасы 07.04.2022
      Сәнгать белеме докторы, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова ТНВ телеканалының «Таяну ноктасы» тапшыруында катнашты.
      Социаль-иҗтимагый аналитик программаның чираттагы чыгарылышы Татарстан Республикасы Милли музеена нигез салынуга 127 ел тулуга һәм 1-5 апрель көннәрендә узган «Бүләкләр көннәре»нә багышланган иде. Милли музей, аның филиаллары, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре катнашында узган бу дискуссиядә хәзерге музейларның җәмгыятьтәге, халыкларның мәдәни мирасын саклаудагы, үсеп килүче буынны тәрбияләүдәге роле һәм бурычлары турында сүз барды.
      «Таяну ноктасы» тапшыруын ТНВ телеканалының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин:
 https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy/.

Возврат к списку