«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елдагы беренче саны

«Фәнни Татарстан» журналының 2022 елдагы беренче саны 15.04.2022
      2022 елның мартында татар әдәбияты классигы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулды. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында нәшер ителә торган «Фәнни Татарстан» журналының 2022 елдагы беренче санында Г. Ибраһимовның тормыш юлына һәм иҗатына тулы аерым сәхифә багышланды.
      Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов мәкаләсендә классикның фәнни хезмәтләрендә һәм публицистикасында тәңгәллек дискурсы өйрәнелә. Әдипнең хезмәтләре һәм мәкаләләре анализы нигезендә аның миллияткә карашлары һәм аларның телдә, әдәбиятта һәм сәнгатьтә чагылышы ачыклана, XX гасыр башында милли үзаң формалаштырудагы роле билгеләнә.
      Галимҗан Ибраһимов – әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче буларак, бай мирас калдырган шәхес. Ул – ХХ гасыр башында татар әдәби тәнкыйтенә нигез салучыларның берсе. Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Фатыйма Миңнуллина мәкаләсе Г. Ибраһимовның татар драматургиясенә багышланган әдәби-тәнкыйди хезмәтләрен өйрәнүгә багышланган.
      2018-2021 елларда Татарстан китап нәшриятында Г. Ибраһимов әсәрләренең институт галимнәре тарафыннан әзерләнгән 15 томлы академик басмасы дөнъя күрде. Текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина мәкаләсе шул күптомлык чыгу уңаеннан язылган. Автор үз хезмәтендә әдипнең моңа кадәр дөнья күрмәгән материалларына зур игътибар бирә.
      Г. Ибраһимовка багышланган материаллар циклын XX гасыр башында татар журналистикасына зур өлеш керткән Шәриф Байчураның «Галимҗан Ибраһимов белән очрашулар» дигән мәкаләсе тәмамлый. Яшь чагында ул Г.Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Такташ, К. Тинчурин, Г. Ибраһимов кебек күренекле татар зыялылары белән яхшы таныш була. Берничә елдан соң Шәриф Байчура үзе дә тәҗрибәле публицист һәм тәрҗемәче булып җитә, язучылар, шагыйрьләр белән бәйле күп кенә хатирәләрен бастыра. Бу документлар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә аның улы Үзбәк Байчураның архив материаллары арасында саклана. Шуларның берсе – Шәриф Байчураның язучы, галим, публицист, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов белән бәйле истәлекләре. Бу мәкалә 1967 елда «Социалистик Татарстан» газетасында да басылып чыккан. «Фәнни Татарстан» өчен текст ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге аспиранты Гөлнирә Хөсәенова тарафыннан әзерләнде.
      Журналның чираттагы саны укучыларны басманың башка традицион рубрикалары белән дә таныштыра. «Тел белеме» бүлеген гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Энҗе Кадыйрова һәм филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Гүзәл Фәйзуллинаның Тубыл губернасының XIX – XX гасыр башындагы метрика китапларында туганлык терминнары турындагы мәкаләсе ача. Хезмәт нәтиҗәләре татар тарихи лексикологиясе һәм диалектологиясе өчен кыйммәтле чыганак буларак кызыклы.
      Татар җыр иҗатында тел берәмлекләре мәсьәләләре филология фәннәре докторы, профессор, ТӘҺСИ директоры Ким Миңнуллин һәм филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илһамия Сабитова мәкаләсендә карала.
      Филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең фәнни хезмәткәре Флер Гыйлемшинның мәкаләсе XIX гасырның икенче яртысында госман-төрек һәм гарәп телләреннән тәрҗемә ителгән татар әсәрләрендә алмашлыкларны куллану үзенчәлекләренә багышланган.
      Укучы «Тел белеме» бүлегендә шулай ук фәнни, публицистик, рәсми-эшлекле һәм әдәби стильләрдә татар лексикасының экспрессив-стилистик катламнарына (авторы – филология фәннәре докторы, профессор, Казан дәүләт мәдәният институты кафедрасы мөдире Гүзәлия Хаҗиева); Казансу бассейны гидронимнарының һәм ойконимнарының үзара бәйләнешенә (филология фәннәре кандидаты, доцент Рауза Куряева); татар телендә ситуатив һәм мотивлы хәл мөнәсәбәтләренә (филология фәннәре кандидаты, диалектология һәм лексикология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Лениза Хәбибуллина) багышланган материаллар белән таныша ала.
      «Әдәбият белеме» бүлегендә шулай ук кызыклы материаллар урнаштырылган. Мәсәлән, филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәровның мәкаләсе Идел буе Болгар дәүләтенең аз өйрәнелгән язма истәлеге – Сөләйман бине Дауд Сувариның «Зөһрәт әр-Рияз..» әсәренә багышланган. Күп санлы әдәби һәм тарихи чыганаклар нигезендә автор Идел буе Болгары әдәбиятын формалаштыруда Сөләйман бин Дауд Сувариның зур ролен күрсәтә.
      Г. Гыйльмановның балалар өчен язылган әсәрләрендә кулланылган мифологик катлам филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең гыйльми сәркатибе Ләйлә Дәүләтшина мәкаләсендә карала; фәнни тикшеренү эшендә фольклор традицияләренә караган мифологик сюжетлар һәм мотивлар кулланылган әдәби әкиятләргә аерым игътибар бирелә.
      Харрас Әюповның милли яшәеш проблемаларын чагылдырган лирик поэмалары филология фәннәре кандидаты, милли мәгариф бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Надыршина мәкаләсендә анализлана. Шагыйрьнең әсәрләре әдәби-тарихи контекстта каралып, гомум татар шигъриятенең кайбер тенденцияләрен чагылдыруга басым ясала.
      Филология фәннәре кандидаты, институт директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары Алсу Шәрипованың мәкаләсе Туфан Миңнуллин, Данил Салихов, Ркаил Зәйдуллаларның аерым пьесалары мисалында XX-XXI гасыр чигендә татар драматургиясендә халык язмышы темасын яктырту үзенчәлекләрен ачуга багышланган.
      «Халык иҗаты» бүлеге филология фәннәре докторы, халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанова мәкаләсе белән ачыла. Махсус фәнни тикшеренү объекты буларак, йолалар вакытында җыр-речитатив стилендә башкарыла торган такмаклар тора.
      Бу бүлекнең киләсе мәкаләсе – филология фәннәре кандидаты, профессор, Иненю (Төркия) Университеты кафедрасы мөдире Рамилә Яруллина-Йылдырымның «Татарларда һәм төрки халыкларда сөннәт йоласы». Анда төрле сәбәпләр аркасында дөнъя буйлап сибелеп яшәүче татарларның һәм Анадолуның көнчыгыш өлеше төрекләренең бу йоладагы аерым һәм охшаш элементлары тарихи ретроспективада карала.
     Гаилә йолалары темасы бүлекнең киләсе материалында – филология фәннәре докторы, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закированың татар фольклорында Кендек әби образына багышланган тикшеренүләрендә дәвам итә. Автор Кендек әбиләрнең тәҗрибәсен, осталыгын, үсеп килүче буын рухиятен тәрбияләүдәге ролен саклап калучы бу йола темасы бүген дә актуаль булуын күрсәтә.
      «Тарих сәхифәләре» бүлегендә Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Дәүләтшинаның XX гасыр башындагы татар җәмгыятендә хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләренә багышланган фәнни мәкаләсе тәкъдим ителә.
      «Сәнгать» рубрикасында сәнгать белеме кандидаты, Сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева һәм шул ук Үзәкнең аспиранты Ольга Бердникованың мәкаләләре дөнья күрде. Беренчесендә Идел буе җирле халыкларының декоратив сәнгать әсәрләрендә изге имән образы фәнни яктан тикшерелсә, икенчесендә 2021 елда Казанда «Киез НУР» осталары, Татарстанда киез басу кәсебен үстерү буенча төбәк иҗтимагый оешмасы көче белән тормышка ашырылган дизайн проекты кысаларында җитештерелгән киез һәм ефәк костюмнар анализлана.
      1931 елда «Яңалиф» журналы үз битләрендә татар музыкасы проблемалары буенча дискуссия оештыра. Анда катнашучыларның берсе – композитор, музыка белгече, фольклорчы Солтан Габәши. «Фәнни ядкярләр» рубрикасында С. Габәшинең әлеге дискуссия кысаларында журнал анкетасы сорауларына җаваплары басылып чыкты. Мәкаләгә кереш сүз композитор, музыка белгече, сәнгать белеме кандидаты Айгөл Софийская тарафыннан язылды, журнал өчен текстны текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина әзерләде.
      «Шәхесләребез» рубрикасы татар этнографы Мәрьям Гобәйдуллина белән таныштыра. Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге бүлеге мөдире Филүзә Мәрданова күтәргән теманың актуальлеге XX гасыр башы этнографлары, аерым алганда, Мәрьям Гобәйдуллина эшчәнлеге турында махсус тикшеренүләрнең булмавы белән билгеләнә һәм алга таба эзләнүләр өчен нигез булып тора.
      «Яңа китаплар» рубрикасында дөнья күргән материалларның берсе – «Тукай фәнендә яңа офыклар». Филология фәннәре докторы, профессор Нурфия Йосыпова үзенең мәкаләсендә 2021 ел нәтиҗәләре буенча «Ключевое слово» конкурсының «Иң яхшы фәнни проект» номинациясендә җиңүче дип табылган «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар» басмасының Тукай фәнен үстерүгә керткән өлеше турында яза. Басмада шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турындагы күпсанлы фактларның ХХ гасыр башындагы социаль һәм мәдәни вакыйгалар контекстында бәяләнүе, моның исә Тукайның иҗаты, гомумән, татарларның мәдәнияте һәм тормышы турындагы күзаллауларны киңәйтүе билгеләп үтелә.
      Журналда «Яңа китаплар» рубрикасында шулай ук Р. Р. Солтанованың «Осталар мәктәбе: Казанда сценография өлкәсендә сәнгать белеме» китабына институтның Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, сәнгать белеме кандидаты Екатерина Ключевская бәяләмәсе, шулай ук Ч.З. Абдуллина, Ф. К. Сәгъдиеваның «Татарстан Республикасында тел вәзгыяте: Татар теленең кулланыш даирәсе» китабына филология фәннәре докторы, гомуми лингвистика бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Илида Бәшированың бәяләмәсе белән танышырга мөмкин.
     Традиция буенча, журнал республиканың фәнни-иҗтимагый тормышы турында мәгълүмат, беренче санда урын алган мәкаләләргә, шулай ук Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан үткәрелгән чараларга кагылышлы иллюстрацияләр белән тәмамлана. 


Возврат к списку