Татарча дөрес сөйләргә һәм язарга
15.04.2022
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин «Татарстан-Яңа гасыр» каналында «Таяну ноктасы» программасының татар телендәге элмә такталарда хаталарны ачыклауга багышланган чираттагы чыгарылышында катнашты.
Билгеле булганча, республикада татар телендәге язуларда, урам исемнәре язылган элмә һәм мәгълүмати такталарда, топографик билгеләрдә булган хаталарны ачыклауга республика халкын җәлеп итүгә юнәлдерелгән конкурс бара. Ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе инициативасы буенча игълан ителде. Чараны оештыручы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, модераторы – Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
Конкурс ничек оештырылган, хаталарны төзәтү һәм киләчәктә булдырмау механизмы нинди булырга тиеш, телләр турындагы законнар ничек үтәлә, исемнәрнең дөреслеге өчен кем җаваплы? – телевизион тапшыруны «Татарстан-Яңа гасыр» каналының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: : https://tnv.ru/tv-projects-item/tayanu-noktasy/.
