"Уральский перепляс" Бөтенроссия халык хореографиясе форумының «Халык бизәкләре» Халыкара конкурсы
19.04.2022
Культурология кандидаты, ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Дәүләт Умәров «Уральский перепляс» Бөтенроссия халык хореографиясе форумы кысаларында 2022 елның 7-9 апрелендә Әстерхан шәһәрендә узган «Халык бизәкләре» Халыкара хореография коллективлары конкурсында жюри әгъзасы буларак катнашты. Ул шулай ук чарада катнашкан коллективлар җитәкчеләре өчен татар биюе буенча мастер-класс та үткәрде.
Форумны гамәлгә куючылар һәм оештыручылар – Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, В.Д. Поленов исем. Россия Дәүләт халык иҗаты йорты, Әстерхан өлкәсе халык мәдәнияте фәнни-методик үзәге һәм хореография сәнгатен яратучыларның төбәк иҗтимагый оешмасы.
«Уральский перепляс» Бөтенроссия халык хореографиясе форумы кысаларында 13-14 апрельдә Чиләбедә «XXI гасырда халык биюе: тәҗрибә, традицияләр, киләчәге» дигән темага Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция дә узды. Дәүләт Умәров бу чарада «Саратов өлкәсе татар-мишәрләренең җыр-бию уеннары семантикасы» дигән доклад белән чыгыш ясады.
