Татар рухи мәдәниятендә музыка һәм дин

Татар рухи мәдәниятендә музыка һәм дин 19.04.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Гөлназ Гыйлемьянова 14 апрельдә Россия ислам институтында узган «Татар рухи мәдәниятендә музыка һәм дин» дип аталган түгәрәк өстәлдә катнашты.
      Чарада катнашучылар арасында татар традицион музыка мәдәниятен өйрәнүчеләр, «Илаһи моң» төбәкара конкурсының жюри әгъзалары, педагоглар һәм иҗат коллективлары җитәкчеләре, шулай ук рухи мирас әсәрләрен башкаручылар бар иде. Аларның чыгышларында татар рухи мәдәниятенең музыкаль-шигъри жанрларын алга таба үстерү, бәетләр һәм мөнәҗәтләрне популярлаштыру мәсьәләләре һ.б.күтәрелде.
      Гөлназ Гыйлемьянова үз чыгышында мөнәҗәтләр һәм рухи мәдәниятнең башка жанрларын саклап калу, шулай ук әлеге традицияләрне дөнья аренасында тәкъдим итә алырдай профессиональ башкаручыларны тәрбияләү кирәклегенә басым ясады.

Возврат к списку