«Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме» Халыкара фәнни-гамәли семинары

«Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме» Халыкара фәнни-гамәли семинары 22.04.2022
      2022 елның 25-26 апрелендә татар әдәбияты классигы, галим, сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның (1887-1938) тууына 135 ел тулуга багышланган «Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар үткәрелә. Әлеге чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
      Чарада түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла:
      - Г. Ибраһимовның иҗтимагый-сәяси, мәдәни, мәгърифәтчелек һәм оештыру эшчәнлеге;
      -Г. Ибраһимовның әдәби иҗаты һәм фәнни хезмәтләренең төрки дөньядагы роле;
      - Г. Ибраһимов хезмәтләрендә татар теле проблемалары һәм XX-XXI гасырларда татарларда тел белеме үсеше;
      - ХХ гасырның беренче чирегендә милләтне формалаштыруда, татар җәмгыяте, мәдәнияте үсешендә җитәкче-лидерларның роле.
      Семинар эшендә чит илләрдән (Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төркия) һәм Россиянең Казан, Уфа, Ижевск, Якутск, Мәскәү һ.б. шәһәрләреннән галимнәр катнашуы көтелә. Чыгыш ясаучылар арасында Казакъстан Республикасы Л.Н. Гумилев исем. Евразия милли университеты ректоры Сыдыков Ерлан Батташевич, Башкортстан Республикасы Аургазы районы Солтанморат авылындагы Галимҗан Ибраһимов музее мөдире Шәфиева Гөлсинә Гарифулла кызы, Кыргызстан “Манас” Кыргыз-төрек университетының көнчыгыш телләр кафедрасы мөдире Ибраимов Осмонакун Ибраимович, Баку славян университеты профессоры Мамедов Тагисой Низами һ.б. бар.
     Семинарның эш тәртибе:
     25 апрель 2022 ел
     09.00–10.00 – кунакларны һәм семинарда катнашучыларны теркәү;
     09.30–10.00 – Г. Ибраһимовның 15 томлы академик басмасын тәкъдим итү;
     10.00–12.30 – пленар утырыш;
     12.30–14.00 – төшке аш;
     14.00–16.00 – «Милләт төзелешендә һәм этник мәдәниятләр үсешендә әйдаман-лидерларның роле» темасына түгәрәк өстәл.
     26 апрель 2022 ел
     09.30–11.30 – «Галимҗан Ибраһимов иҗаты: әдәби, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси дискурслар» темасына секция утырышы.
     Үткәрү урыны:
     25 апрель – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең кече залы (Казан шәһәре, Бауман урамы, 20 йорт); 26 апрель – Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының конференц-залы (К.Маркс ур, 12).
     Семинарда катнашучыларны «Яндекс. Телемост» системасы аша теркәү 09.30 сәгатьтә башлана.
     Семинарга керү өчен сылтама: 
     25 апрель – https://telemost.yandex.ru/j/28130823733079
     26 апрель – https://telemost.yandex.ru/j/75855096230482
     Бәйләнеш өчен телефоннар:  8(843)590-55-93, 89179270976

Возврат к списку