УМК төзү мәсьәләләренә багышланган онлайн методик семинар
23.04.2022
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре 20 апрельдә Улан-Удэ шәһәрендә Доржи Банзаров исемендәге Бурят дәүләт университеты уздырган «Проблемы функционирования языков в полиэтническом пространстве» Халыкара фәнни-гамәли конференция кысаларында туган тел һәм туган әдәбияттан заманча УМК төзү мәсьәләләренә багышланган онлайн методик семинар уздырды. Әлеге семинарда Бурятия, Якутия һәм башка өлкәләрдән туган тел һәм әдәбияттан УМК төзү юнәлешендә эш алып баручы белгечләр, югары уку йортлары галимнәре катнашты.
Милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку», әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Лилия Гиниятуллина «Туган тел (татар теле)» предметларыннан уку-укыту комплектлары, дәреслекләр эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашып чыгыш ясадылар, бүлек хезмәткәрләре ике сәгать дәвамында семинарда катнашучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде.
Семинарны йомгаклап, Доржи Банзаров исемендәге Бурят дәүләт университеты Бурят теле һәм әдәбияты югары мәктәбе директоры Гарма-Ханда Гунжитова Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына рәхмәтен белдереп, институт хезмәткәрләренең методика юнәлешендәге эшчәнлек тәҗрибәсенең Бурятия һәм башка төбәкләр өчен дә бик кирәкле һәм файдалы булуы турында әйтте, алга таба да хезмәттәшлек итү теләген җиткерде.
