«Туган тел фест – 2022» фестивале

«Туган тел фест – 2022» фестивале 25.04.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре Мөслимә Шәкүрова һәм Лилия Гиниятуллина 23 апрель көнне «Бала-сити» мультилингваль балалар бакчасында узган «Туган тел фест – 2022» фестивалендә катнашты. Бу чара татар телендә белем бирүче тәрбиячеләр һәм укытучылар ѳчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә оештырылган иде.
      Дәресләрдә татар мохитен ничек булдырырга? Укытуның нәтиҗәлелеген ничек арттырырга? Балаларда татарча аралашу телəге тусын өчен, дәресне ничек алып барырга? Фестивальдә шундый сорауларга җавап табу юнәлешендә эш алып барылды.
      ТӘҺСИ хезмәткәрләре тәрбиячеләрне балалар бакчалары өчен институтта әзерләп нәшер ителгән «Авыз күрке – тел», «Телнең күрке – сүз» методик кулланмалары белән таныштырдылар, кулланмаларны татар теле дәресләрендә куллану үзенчәлекләрен өйрәтеп, осталык дәресе уздырдылар, җырлы, хәрәкәтле татар халык уеннары, балаларның сөйләм телен баету белән бәйле заманча эш алымнары белән таныштырдылар.

Возврат к списку