Апрель – Тукай ае

Апрель – Тукай ае 26.04.2022
      Апрель татар дөньясында Тукай ае булып санала: бу айда татар халкының бөек улы туган һәм бу айда ул вафат булган. Шуңа да апрельдә Габдулла Тукайга багышланган чараларның аеруча күп үткәрелүе очраклы түгел.
      Шушы көннәрдә шагыйрьнең Казандагы әдәби музеенда «Габдулла Тукай хәзерге социомәдәни киңлектә» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Анда Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыкның (ФАДН) «Ключевое слово» конкурсы лауреаты («Иң яхшы фәнни проект» номинациясе) – Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән һәм нәшер ителгән «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар» дигән өч томлы басманы тәкъдим итү булды.
      Бу чара турында тулырак мәгълүматны түбәндәге адрес буенча табарга мөмкин: https://tatar-inform.tatar/news/tukai-muzeenda-gabdulla-tukai-tormysy-ham-iaty-octomlygyn-takdim-ittelar-5853515
      Шулай ук «Идел» журналы редакциясендә журналист Мөршидә Кыямова белән филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, «Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар» өч томлы басмасының фәнни җитәкчесе Марсель Ибраһимов әңгәмә корды.
      Әлеге проектның яңалыгы нидә? Хроника жанры биографиядән нәрсә белән аерыла? Укучы әлеге басмада Тукай турында нинди яңа мәгълүмат таба ала? – бу турыда тулырак түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: https://vk.com/wall-86196948_45038 .

Возврат к списку