«Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме»

«Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме» 26.04.2022
      25-26 апрель көннәрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган «Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме» дигән темага Халыкара фәнни-гамәли семинар узды. Чараның төп оештыручысы – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты.
      Семинар эшендә Казан, Уфа, Ижевск, Якутск, Мәскәү һ.б. шәһәрләр, шулай ук Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Төркия галимнәре, академик структуралар, югары уку йортлары, иҗат интеллигенциясе вәкилләре, шул исәптән «Казан утлары» журналының 100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында Татарстанга килгән кунаклар катнашты.
      Пленар утырыш башланыр алдыннан алар ТР ФА фойесында оештырылган күргәзмәдә соңгы елларда Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән китаплар белән таныштылар. Биредә шулай ук Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең 15 томлы яңа басмасы аерым урнаштырылган иде; аны кунакларга институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов тәкъдим итте. Ул авторлар коллективы һәм проект җитәкчесе белән таныштырып, кыскача гына яңа басманың эчтәлеге, үзенчәлекләре турында сөйләде.
      Г. Ибраһимовның тормышы, иҗаты, эшчәнлеге, аның социаль һәм милли азатлык өчен көрәшен XX гасыр башындагы татарлар тормышындагы яңарыш процессыннан аерып карап булмый. Ул татар милли әдәбиятына нигез салучыларның һәм Татарстан матбугатын оештыручыларның берсе: «Эшче», «Кызыл Армия», «Кызыл яшьләр» газеталарының, «Безнең юл» (хәзерге «Казан утлары») һәм «Мәгариф» журналларының беренче адымнары аның исеме белән бәйле.
      1967 елдан ТР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Галимҗан Ибраһимов исемен йөртүе дә очраклы түгел: ул – ТАССР Халык комиссариаты Академия үзәген оештыруда һәм аның эшендә иң актив катнашкан кешеләрнең берсе. Нәкъ менә Г. Ибраһимов җитәкчелек иткән чорда татар белеме фән буларак формалаша, татар теле һәм әдәбияты буенча күп санлы хезмәтләр чыгарыла.
      Семинарның пленар утырышын ачып, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина кунакларны чараны оештыручылар исеменнән сәламләде, семинарда каралачак сорауларның ике юнәлештә булуын ассызыклады. Аларның берсе татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тормышын, шәхесен һәм күпкырлы иҗатын өйрәнү булса, икенчесе – милләтне формалаштыруда, татар җәмгыяте, мәдәнияте үсешендә җитәкче-лидерларның ролен билгеләү.
      Видеосәламләү өчен, беренче булып, сүз тарих фәннәре докторы, Казакъстан Республикасы Л.Н. Гумилев исем. Евразия милли университеты ректоры Садыков Ерлан Батташ улына бирелде. Пленар утырыш кысаларында шулай ук балкар телендә чыгучы «Мәңге тау» журналы баш мөхәррире, Карачай Республикасының халык шагыйре Додуев Әскәр Таукан улы (Нальчик, Россия); «Шоңкар» журналының баш мөхәррире, язучы Баймөхәммәтов Айгиз Гыйззәт улы (Уфа, Башкортстан); Башкортстан Республикасы Авыргазы районы Солтанморат авылындагы Г. Ибраһимов музее мөдире Шәфиева Гөлсинә Гарифулла кызы (Башкортстан, Россия); Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Зәйдуллин Ркаил Рафаэль улы (Казан, Россия); тарих фәннәре докторы, РФА Тубыл комплекслы фәнни станциясенең өлкән фәнни хезмәткәре, «Туган җир. Туган ягым» журналы мөхәррире Исхаков Дамир Мәүләви улы (Казан, Россия); филология фәннәре докторы, «Манас» Кыргыз-Төрек университетының көнчыгыш телләре кафедрасы мөдире, профессор, Кыргызстан Республикасы милли академиясе академигы Ибраһимов Осмонакун Ибраһим улы (Бишкәк, Кыргызстан), филология фәннәре кандидаты, Кавказ университеты доценты Зарипова-Четин Чулпан Әфраим кызы (Карс, Төркия), филология фәннәре докторы, профессор Миңнегулов Хатыйп Йосыф улы (Казан, Россия); Габдулла Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь, «Казан утлары« журналының элеккеге мөхәррире (2014-2018) Ибраһимов Илфак Мирза улы (Казан, Россия); тарих фәннәре докторы, «Гасырлар авазы» журналының баш мөхәррире Заһидуллин Илдус Котдус улы (Казан, Россия) чыгыш ясадылар.
      Казакъстан шагыйре Сәят Камшегирның пленар утырыш ахырында яңгыраган Казан турындагы өр-яңа шигыре катнашучылар тарафыннан бик җылы кабул ителде.


Возврат к списку