Милләт төзелешендә һәм этник мәдәниятләр үсешендә әйдаман-лидерларның роле

Милләт төзелешендә һәм этник мәдәниятләр үсешендә әйдаман-лидерларның роле 26.04.2022
       Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган «Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме» Халыкара фәнни-гамәли семинары кысаларында 25 апрельдә узган түгәрәк өстәл милләт төзелеше һәм этник мәдәниятләр үсешендә лидерлык роленә багышланган иде. Чараның бу өлешен филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Марсель Ибраһимов һәм филология фәннәре докторы, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» лабораториясе мөдире Алексей Арзамасов алып барды.
      Түгәрәк өстәлдә тәкъдим ителгән тема буенча дискуссия тарих фәннәре докторы, ТР ФА Х.Халиков исем. Археология институтының баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗинның Урта гасыр Болгар-татар дәүләтләре лидерлары турындагы доклады белән башланып китте. Алга таба педагогика фәннәре кандидаты, «Вести ФМ» радиостанциясе алып баручысы Марат Сәфәров, Мирсәет Солтангалиев чордашлары истәлекләренә нигезләнеп, аны 1920 еллар башында татар җәмәгатьчелеге яңа лидер буларак кабул итү турында сөйләде. Дискуссиядә шулай ук филология фәннәре докторы, Х.М. Барбеков исем. Кабардин-Балкар дәүләт университеты профессоры Зөһрә Кучукова, тарих фәннәре кандидаты, РФ Президенты каршындагы Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Ижау филиалы доценты, директор вазыйфаларын башкаручы Максим Тенсин, тарих фәннәре докторы, Ж. Баласагын исем. Кыргыз милли университеты профессоры Әнисә Бикбулатова, тарих фәннәре докторы, РФА Уфа тикшеренү үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Гөлназ Азаматова, филология фәннәре кандидаты, С.С. Суразаков исем. Алтаистика фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Горно-Алтайск дәүләт университеты доценты Ульяна Текенова, тарих фәннәре кандидаты, РФА Себер бүлегенең Гуманитар һәм аз санлы халыклар проблемаларын тикшеренүләр институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Егор Антонов, тарих фәннәре докторы, «Гасырлар авазы – Эхо веков» журналының баш мөхәррире Илдус Заһидуллин катнашты.
      Форумның беренче эш көненә йомгак ясап, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина дискуссиядә катнашкан барлык галимнәргә, шулай ук үз мәкаләләрен һәм докладларын җибәргән белгечләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу хезмәтләр чарага әзерлек барышында нәшер ителгән семинар материаллары җыентыгында урын алды. Моннан тыш Институт тарафыннан «Без – татарбыз» дип аталган басма әзерләнеп нәшер ителде. Анда Г.Ибраһимовның тел, әдәбият, мәдәният, татар тарихына кагылышлы киң катлам проблемалар буенча хезмәтләре татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителде.


Возврат к списку