Галимҗан Ибраһимов иҗатында әдәби, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси дискурслар чагылышы

Галимҗан Ибраһимов иҗатында әдәби, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси дискурслар чагылышы 27.04.2022
      Татар әдәбияты классигы Г. Ибраһимовның тууына 135 ел тулуга багышланган «Галимҗан Ибраһимов һәм XX-XXI гасырлар татар белеме» фәнни-гамәли семинары үзенең эшен 26 апрельдә дәвам итте. Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының конференц-залында үткән секцияләрнең берләштерелгән утырышы Галимҗан Ибраһимов иҗатында әдәби, фәнни һәм иҗтимагый-сәяси дискурслар чагылышын тикшерүгә багышланды. Әлеге чараны филология фәннәре докторы, Г. Ибраһимов исем. ТӘһСИ әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов алып барды.
      Онлайн-офлайн форматта узган секция утырышын социология фәннәре кандидаты, Февзи Якубов исем. Кырым инженер-педагогик университетының социаль-гуманитар фәннәр кафедрасы доценты, Кырым татарларының филологиясе, тарихы һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рефик Курсеитов «Кырым һәм Татарстан АССРлары төзелүнең 100 еллыгына. Дәүләт төзелешендә, мәгариф, мәдәният үсешендә милли интеллигенциянең роле: казанышлар һәм югалтулар» темасына доклады белән ачып җибәрде. Фәнни дискуссиягә филология фәннәре докторы, профессор, Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин кушылды. Аның Г. Ибраһимовның көрәштәше Гаяс Максудовның язмышы турында чыгышы зур кызыксыну уятты. Алга таба филология фәннәре кандидатлары, Казан (Идел буе) федераль университеты доцентлары Таһир Гыйләҗев, Миләүшә Хәбетдинова, Гөлназ Мөгтасимова, Гөлфия Гайнуллина, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәрит Яхин, филология фәннәре кандидаты, Казан фәнни-тикшеренү технология университеты доценты Сәвия Сәмитова, филология фәннәре кандидатлары, ТӘҺСИнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәрләре Фәридә Таһирова һәм Айгөл Салихова чыгышлары тыңланды.
      Секция утырышы эшенә филология фәннәре докторы, Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов йомгак ясады. Доклад белән чыгыш ясаучыларга, фикер алышуда катнашучыларга һәм фәнни-гамәли семинарга доклад җибәрүчеләргә (аларның саны 40ка якын иде) рәхмәт белдереп, фәнни эзләнүләрендә уңышлар теләде.
      Г. Ибраһимовка багышланган Халыкара фәнни-гамәли семинар белгечләрдә һәм җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты, чыгышларда, фикер алышу барышында бу өлкәдә алга торган бурычлар да билгеләнде.

Возврат к списку