ТӘҺСИ сәнгатьчеләренең Уралга экспедициясе

ТӘҺСИ сәнгатьчеләренең Уралга экспедициясе 11.05.2022
      2022 елның 22 апреленнән 4 маена кадәр Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре - сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова, сәнгать белеме кандидаты Людмила Шкляева татар йортларын бизәүнең төбәк, милли һәм җирле үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан Урал шәһәрләрендә һәм авылларында булып кайттылар.
      «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында үткәрелгән экспедиция маршруты Екатеринбург, Магнитогорск, Оренбург, Троицк, Уфа, Чиләбе шәһәрләрен, шулай ук Курган өлкәсен (Шадрин һәм Шатров районнары) үз эченә алды. Сәфәр барышында Милли-мәдәни мохтариятләр активистлары белән очрашулар узды, урындагы музейларның фәнни хезмәткәрләре, гамәли сәнгать осталары, рәссамнар белән элемтәләр урнаштырылды.
      26 апрель көнне Рауза Солтанова Троицк шәһәрендә Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чарада катнашты.


Возврат к списку