Әдәбият һәм мәдәнияттә милли миф

Әдәбият һәм мәдәнияттә милли миф 11.05.2022
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать инстититуның Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Рифкать кызы Солтанова һәм үзәкнең фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Елена Николаевна Шевченко әдәбият һәм мәдәнияттә милли мифларга багышланган VIII Халыкара конференция эшендә катнаштылар.
      Чара 3-5 майда Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының рус әдәбияты һәм укыту методикасы, чит ил әдәбияты кафедралары базасында узды. Конференция эшендә Россия, шулай ук якын һәм ерак чит илләр югары уку йортларының 75ләп вәкиле катнашты. Сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова чарада «Чикләрне җиңү (Раифада узган «Мәдәниятләр аралашуы» арт-фестивале нәтиҗәләре буенча)» дигән темага чыгыш ясады, Елена Шевченко доклады Хайнер Мюллерның «Медея»сын шәрехләүдә милли чикләргә багышланган иде.

Возврат к списку