Самарада Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында өчтомлыкны тәкъдим итү

Самарада Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты турында  өчтомлыкны тәкъдим итү 16.05.2022
      2022 елның 13 маенда Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында «Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» өчтомлыгы тәкъдим ителде.
      Әлеге чара белән бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның үзенең кыска гына гомерендә булырга өлгергән Россия шәһәрләрен (Уфа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Троицк) барлауга юнәлдерелгән «Тукай эзләреннән» проектына старт бирелде. Самарада Г. Тукай нәкъ 110 ел элек, 1912 елның апрелендә, Уфага барышлый туктый. Биредә ул «Икътисад» журналына нигез салучы һәм аның мөхәррире, имам Мөхәммәт-Фатыйх Мортазин белән очраша.
      Өлкәнең Татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырылган бу чарада «Яктылык» татар мәктәбе укучылары, фәнни һәм мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре, Самарада чыгып килүче татар журналлары мөхәррирләре катнашты. Шулай ук Уральскидан Татар мәдәни үзәге рәисе Милекеева Флюра Ирек кызы, Габдулла Тукай музей-йорты директоры Баһаветдинов Марат Рафаил улы да килгән иде.
      Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, 2021 елда «Ключевое слово» федераль конкурсы лауреаты дип танылган проект җитәкчесе Марсель Ибраһимов чарада катнашучыларга Г. Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнү, шулай ук Татарстаннан читтә (шул исәптән Самара өлкәсендә) яшәүче татарларның телен, мәдәниятен, фольклорын өйрәнү буенча фәнни-экспедицион эшчәнлек турында сөйләде.
      Казан дәүләт медицина академиясе доценты, Г. Тукайның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә юнәлдерелгән проект авторларының берсе Марина Подольскаяның «Профессор Г.А. Клячкин һәм Тукайның соңгы сыеныр урыны» дигән темага чыгышы да зур кызыксыну белән тыңланды.
      Чара ахырында Марсель Ибраһимов аны оештыручыларга рәхмәтен белдереп, бу эштә Г.А. Клячкинның оныгы Наталья Львовна Клячкинаның ролен аерым билгеләп үтте һәм Самара өлкә китапханәсенә, Халыклар дуслыгы йортына, «Яктылык» мәктәбе китапханәсенә ТӘҺСИдә соңгы елларда нәшер ителгән китапларны бүләк итте.

   

Возврат к списку