Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре «Глобаль дөньяда әдәбият: поэтика, компаративистика, имагология. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә көлке» дип аталган конференциядә катнаштылар

Сәнгать белеме үзәге хезмәткәрләре «Глобаль дөньяда әдәбият: поэтика, компаративистика, имагология. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә көлке»  дип аталган  конференциядә катнаштылар 17.05.2022
      ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре – сәнгать фәннәре докторы, сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова һәм филология фәннәре кандидаты, фәнни хезмәткәр Елена Шевченко 2022 елның 13-14 маенда Н.А. Добролюбов исем. Түбән Новгород дәүләт лингвистика университетының дөнья халыклары әдәбияты һәм мәдәниятара багланышлар кафедрасы базасында узган «Глобаль дөньяда әдәбият: поэтика, компаративистика, имагология. Әдәбиятта һәм сәнгатьтә көлке» дип аталган Халыкара фәнни конференциясендә катнаштылар.
      Әлеге традицион дисциплинаара фәнни конференциянең быел әдәбият һәм сәнгатьтә көлке темасына багышлануы күренекле дата – классицизм чоры вәкиле, бөек француз комедиографы Жан-Батист Мольерның тууына 400 ел тулу белән бәйле. Сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова һәм филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко, чарада онлайн-форматта катнашып, «Хуҗа Насретдин»: татар театрында яңа спектакль (сценография аспекты)» һәм «Казан сәхнәсендә ике Дон Жуан» темаларына фәнни доклад белән чыгыш ясадылар. 
 

Возврат к списку