Пермьгә экспедиция

Пермьгә экспедиция 23.05.2022
      2022 елның 14-20 маенда «Татар халкының милли үзтәңгәллеген саклау (2020-2024 еллар)» дәүләт программасы кысаларында Пермь краена оештырылган экспедиция барышында Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Рауза Солтанова тарафыннан татар йортларын бизәүнең төбәк, милли һәм җирле үзенчәлекләрен ачыклау буенча эш алып барылды.
      Пермьнән ерак түгел урнашкан Башкултай һәм Коян авылларындагы йортларның үзенчәлекләре тикшерелде, Пермьнең Туган якны өйрәнү музеенда, Пермь сәнгать галереясында булган татар декоратив-гамәли сәнгать коллекцияләре өйрәнелде. Экспедиция барышында шулай ук татар Милли-мәдәни мохтариятләре активистлары белән очрашулар узды, Халык иҗаты йорты белән элемтәләр урнаштырылды.


Возврат к списку