М. К. Аммосов исем. Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты галимнәре белән очрашу

М. К. Аммосов исем. Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты галимнәре белән очрашу 25.05.2022
      24 майда ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында М.К. Аммосов исем. Төньяк-Көнчыгыш федераль университетының «Арктиканың лингвистик экологиясе» Халыкара фәнни-тикшеренү лабораториясеннән (Якутск шәһәре) бер төркем галимнәр булып китте.
      Учреждение директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты, инглиз филологиясе кафедрасы доценты Марина Кысылбаикова, өлкән фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты, Чит ил филологиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының француз филологиясе кафедрасы доценты Ирена Хохолова һәм кече фәнни хезмәткәр Игорь Данилов составындагы делегациянең ТӘҺСИ дирекциясе вәкилләре һәм хезмәткәрләре белән очрашуы барышында үзара хезмәттәшлек формалары һәм юнәлешләре турында сүз барды.

Возврат к списку