ТӘҺСИнең яңа басмаларын тәкъдим итү чарасы

ТӘҺСИнең яңа басмаларын тәкъдим итү чарасы 01.06.2022
      31 майда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган чаралар кысаларында әзерләнгән яңа китаплар тәкъдим итү чарасы узды.
      Чараны ачып, институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин халкыбызның мәдәнияте һәм сәнгате, авыз иҗаты, язма әдәбияты нигезләре формалашу турыдан-туры Идел буе Болгар дәүләте, шунда яшәгән ата-бабаларыбызның рухи мирасы белән бәйлелеген билгеләп үтте. Болгар чорларыннан ук килүче язма истәлекләрнең берсе – кабер ташлары, аларны өйрәнү татар халкының мәдәни тәңгәллеге турындагы күзаллауларны киңәйтергә мөмкинлек бирә. Бу эпиграфик ядкярләрне өйрәнүдә төрле елларда Николай Филиппович Калинин, Һарун Вәли улы Йосыпов, Фәрит Сабирҗан улы Хәкимҗанов кебек күренекле галимнәр көч куйган. Шул ук вакытта бүген дә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эпиграфик эзләнүләрне, Болгар чоры язма истәлекләрен заман шартларына туры китереп дәвам итүче галимнәр бар. Алар тырышлыгы белән ел саен бу юнәлештә дистәләгән китаплар матбугатка әзерләнә һәм бастырыла.
      Әлеге чарада ике яңа басма тәкъдим ителде: «Татар эпиграфик традициясе. XIII-XIV йөз болгар эпиграфик ядкярләре» (Татарская эпиграфическая традиция. Т. 1: Булгарские эпиграфические памятники XIII-XIV вв. Кн. 1. / Авт.-сост.: Гумеров И.Г., Ахунов А.М., Усманов В.М. – Казань: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова, 2021. – 160 с.; Татарская эпиграфическая традиция. Т. 1: Булгарские эпиграфические памятники XIII-XIV вв. Кн. 2. / Авт.-сост.: Гумеров И.Г., Ахунов А.М., Усманов В.М. – Казань: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова, 2021. – 160 с.), һәм «Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре» (Духовное наследие: поиски и открытия. Письменные памятники Волжской Булгарии = Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар. Идел буе Болгар дәүләте язма истәлекләре / редкол.: И.Г. Гумеров (рук. проект., ответ. ред.), Г.М. Давлетшин, А.М. Ахунов; сост.: Н.Г. Гараева, Л.Ш. Гарипова. – Казань: ИЯЛИ, 2022. – Вып. 12. – 300 с.). Алар белән алга таба әлеге хезмәтләрне башкарган галимнәр – Болгар чоры мәдәниятен, рухи мирасын өйрәнү буенча күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Дәүләтшин Гамирҗан Миргаҗан улы, күренекле эпиграфист-галим, Болгар чоры эпитафиясе һәм нумизматикасы белгече, институтның өлкән фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре кандидаты Мөхәммәтшин Җәмил Габдрәхим улы, ТӘҺСИнең Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Гомәрев Илһам Госман улы һәм шул ук үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Ахунов Азат Марс улы тулырак таныштырды.
      Үзе ике китаптан торган беренче басма («Татарская эпиграфическая традиция. Булгарские эпиграфические памятники XIII-XIV вв.») Болгар олысы чорына караган ташъязма истәлекләргә багышланган. Китапларның беренчесендә Болгар шәһәрендә һәм аның тирә-якларында тупланган эпиграфик һәйкәлләр урын алса, икенчесендә – элеккеге Идел буе Болгары җирлегендә табылган кабер ташлары тасвирлана. Чарада билгеләп үтелгәнчә, әлеге басма белән татар эпиграфик мирасын ареаль һәм тарихи контекстта хронологик принципка таянып киң тәкъдим итүче яңа китаплар сериясенә старт бирелде.
      «Рухи мирас: эзләнүләр һәм ачышлар» сериясен дәвам итүче икенче басма («Письменные памятники Волжской Булгарии») Болгар чорының әдәби һәйкәлләрен (Ибн Фадлан, Дауд Саксини, Таҗетдин Болгари, Кол Гали һ.б. әсәрләре) үз эченә ала.
      Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, фәнни оешмалар, вакытлы матбугат вәкилләре һ.б. катнашында узган бу чарада әлеге мәсьәләләр буенча киң фикер алышу оештырылды. Чараны йомгаклап, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина галимнәр тарафыннан бу юнәлештә алып барылган эшнең мөһимлеген һәм алда да дәвам итү кирәклеген ассызыклады.
      Чара кысаларында Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының татар рухи мирасын саклау, аны системалаштыру буенча алып барган киңкырлы эшен, галимнәрнең яңа табышлары һәм ачышларын күрсәтә торган китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде.


Возврат к списку