Федераль укыту-методик гомуми белем бирү берләшмәсе утырышы
24.06.2022
ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары Олег Хисамов һәм милли мәгариф бүлеге хезмәткәрләре видеоконференц-элемтә форматында Федераль укыту-методик гомуми белем бирү берләшмәсенең 23 июньдә Мәскәүдә узган утырышында катнашты.
Утырышты үрнәк белем бирү программалары һәм уку предметларының үрнәк эш программалары проектлары каралды, алар арасында ТӘҺСИ хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән үрнәк программалар да бар иде.
Милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова доклад белән чыгыш ясап, анда «Туган тел (татар теле)», «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку», «Туган телдә (татар телендә) әдәбият», «Татарстан Республикасы дәүләт теле – татар теле» кебек уку предметларының үрнәк эш программалары проектлары турында сөйләде.
Утырышта тәкъдим ителгән уку предметларының үрнәк эш программалары проектлары Федераль укыту-методик гомуми белем бирү берләшмәсе тарафыннан бертавыштан хупланды.
