Институт хезмәткәрләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында катнаштылар

Институт хезмәткәрләре татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында катнаштылар 01.07.2022       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 27-29 июньдә Казанда узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды секция утырышларында катнашты. 
      Казанның әйдәп баручы белем бирү оешмаларында узган секция утырышларында катнашучылар алдында институт директорының фән буенча урынбасары Олег Хисамов («Мәгарифне үзгәртеп коруның актуаль юнәлешләре: традицияләрне саклап, киләчәкне төзибез» секциясе), милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмова («Заманча мәктәп белән идарә итү: яңа буын, яңа таләпләр» секциясе), шул ук бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Диләрия Абдуллина («Туган телләрне укытуның методик аспектлары: белем бирү процессын яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартларын исәпкә алып тормышка ашыру» секциясе) чыгыш ясадылар. Аларның докладлары яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында туган (татар теле) тел һәм әдәбиятны укытуда заманча белем бирү траекторияләренә багышланган иде. 
      29 июньдә институт хезмәткәрләре съездның пленар утырышында катнашты. Әлеге чара кысаларында оештырылган күргәзмәдә ТӘҺСИ тарафыннан эшләнгән укыту-методик комплектлары да тәкъдим ителде.

Возврат к списку