Ким Миннуллин – «Хәерле көн, Татарстан!» программасы кунагы
04.07.2022
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Ким Миңнуллин 2022 елның 1 июлендә «Татарстан» ДТРК телеканалында эфирга чыккан «Хәерле көн, Татарстан!» программасында катнашты.
Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының эш юнәлешләре, ТӘҺСИ басмалары белән танышу мөмкинлеге, TATZET платформасы, республикада татар телен саклау һәм үстерү юнәлешендәге киңкырлы эшчәнлек – әлеге һәм башка мәсьәләләр турында Ким Миңнуллин «Хәерле көн, Татарстан!» тапшыруы кысаларында журналист Миңназыйм Сәфәров белән әңгәмәсендә сөйләде.
Тапшыруны түбәндәге адрес буенча карарга мөмкин: https://trt-tv.ru/tat/sluzhba-nacionalnogo-veshhaniya/izhat/h-erle-k-n-tatarstan-1-07-22-kim-mi-nullin/.
Фото «Татарстан» ДТРК сайтыннан алынды.
