Эпиграфика, ТӘҺСИнең әлеге юнәлештәге яңа китаплары һ.б. турында
06.07.2022
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров һәм «Мирасханә»нең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Азат Ахунов «Миллиард татар» сайты журналисты белән әңгәмәдә: «...гуманитар фәнне бездә абстракт фикерләү буларак кабул итәргә күнегелгән... Ә чынлыкта ул –чыганакларга, материалларга һәм артефактларга таянып эш итүче төгәл фән. Һәм шул чыганакларның берсе – эпиграфика, ул безгә тарих битләрендәге «ак таплар»ны бетерергә мөмкинлек бирә», – дигән фикер җиткерәләр.
Кабер ташларындагы иң популяр аят нинди? Ни өчен моңа кадәр берничә йөз ел торган кабер ташлары хәзер, соңгы 20-30 елда, бик тиз җимерелә? Аларны саклап калып буламы? Болгар чоры кабер ташлары башкаларыннан ни белән аерыла? – бу хакта тулырак «Миллиард татар» сайтында түбәндәге адреслар буенча белергә мөмкин: https://milliard.tatar/news/est-versiya-cto-v-zolotoi-orde-bulgarskii-yazyk-soxranilsya-i-cast-naseleniya-govorila-na-nem-1803 һәм https://milliard.tatar/news/na-dvux-pamyatnikax-bulgarskogo-perioda-est-prozvishha-kotorye-citayutsya-kak-at-tatari-tatarin-1827
Фото «Миллиард татар» сайтыннан алынды.