Олег Хисамов Халыкара конференциядә доклад белән чыгыш ясады

Олег Хисамов Халыкара конференциядә доклад белән чыгыш ясады 07.07.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов «Всемирная сокровищница родных языков: оберегать и лелеять. Контекст, политика и практика сохранения языков коренных народов» темасына үткәрелгән Халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. 
      Әлеге чара бу көннәрдә Мәскәүдә кырыктан артык илдән килгән белгечләр катнашында Халыкара җирле халыклар телләре унъеллыгы һәм ЮНЕСКОның «Информация для всех» хөкүмәтара программасы кысаларында уза.
      Конференцияне оештыручылар булып Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, ЮНЕСКОның «Информация для всех» программасы Хөкүмәтара советы, шул программаның Россия комитеты, Төбәкара китапханә хезмәттәшлеге үзәге (Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәмендә), Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча һәм Иҗтимагый палатасы комиссияләре тора. 
      Конференциядә күптеллелек проблемалары, киберпространствода телләр һәм мәгълүмат алу мөмкинлеге, мәгариф өлкәсендә телләр, глобальләшү шартларында күптеллелек һәм үсеш һ.б. мәсьәләләр каралды. Бүген, конференциянең йомгаклау көнендә, «Татарстан Республикасында күптеллелекне саклау һәм үстерү: контекст, сәясәт, практика» дигән темага Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов чыгыш ясады. Аның доклады «Россиядә күптеллелек: җирле халыклар телләрен яклау сәясәте һәм практикасы» дип аталган пленар утырыш кысаларында яңгырады.

Возврат к списку