«Бердниковлар династиясе» альбомын тәкъдим итү чарасы

«Бердниковлар династиясе» альбомын тәкъдим итү чарасы 11.07.2022       Күптән түгел В.Г. Тимирясов исем. Казан инновация университетының “Дизайн” факультетында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан нәшер ителгән «Рәссам Бердниковлар династиясе» альбомын тәкъдим итү чарасы узды (Живопись, графика, скульптура, декоративно-прикладное искусство: Альбом / Авт.-сост. Л.М. Шкляева. – Казань: ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова, 2021. – 80 с.: ил.). 
      Татарстанның мәдәни тормышында сизелерлек роль уйнаучы рәссамнар династиясе һәм аларның иҗатына багышланган альбом турында чарада катнашучыларга басманың авторы – сәнгать белеме кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Людмила Шкляева сөйләде. 
      Альбомда Бердниковларның рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм декоратив иҗат техникаларында эшләнгән әсәрләре турындагы текстлар урын алган. Басма Татарстанның хәзерге заман тасвирый һәм декоратив сәнгате турындагы күзаллауны киңәйтә.

Возврат к списку