ТӘҺСИ галимнәре Истанбулда узган Халыкара конференциядә катнаштылар.

ТӘҺСИ галимнәре Истанбулда узган Халыкара конференциядә катнаштылар. 12.07.2022       ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге мөдире Илһам Гомәров һәм шул ук үзәкнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов июньнең соңгы көннәрендә Истанбулда (Төркия) узган «Günümüz Islam dünyasinda meseleler ve çözüm yolları» («Хәзерге ислам дөньясында проблемалар һәм аларны хәл итү юллары») дип аталган Халыкара конференция эшендә катнаштылар. 
      Истанбул шәһәре мэры Әкрем Имамоглу катнашында узган әлеге зур чарага төрки һәм мөселман дәүләтләреннән галимнәр җыелган иде. Форумда ислам белеме, ислам фәлсәфәсе, теге яки бу дәүләтләрдә ислам дине торышы белән бәйле мәсьәләләр каралды. Филология фәннәре кандидатлары Илһам Гомәров һәм Азат Ахуновның Татарстандагы исламга кагылышлы язма һәм рухи мирасны саклау һәм өйрәнү мәсьәләләренә багышланган докладлары да катнашучыларда зур кызыксыну уятты. 
     Симпозиум кысаларында Төркия, Үзбәкстан һәм Кыргызстан галимнәре белән очрашулар узды, якын киләчәктә хезмәттәшлек һәм уртак тикшеренүләр юнәлешләре билгеләнде.

  

Возврат к списку