ТР ФА Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Пенза өлкәсенә комплекслы экспедициясе

ТР ФА Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Пенза өлкәсенә комплекслы экспедициясе 13.07.2022       ТР ФА Г. Ибраһимов исем.Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының комплекслы экспедициясе 2022 елның 27 июненнән 8 июленә кадәр Пенза өлкәсенең Каменка, Белинский, Пачелма, Вадинский, Спасск районнарында эшләде. 
      Экспедиция җитәкчесе И.И. Ямалтдинов һәм Р.Ф. Сафиуллина (фольклорчылар), Ә.К. Булатова (тел белгече), Н.Х. Нургаянова (музыка белгече), А.Ф. Борһанова (сәнгать белгече), Ф.Г.Фәйзуллина (археограф) һәм В.М. Усманов (эпиграфика) составындагы төркем 10 көн дәвамында татарлар күпләп яши торган унбиш торак пунктында (Каменка районының Кикин (Кикын), Тәләтен, Мачали, Кобылкин, Кочалейка (Ятмис), Белинский районының Кутеевка (Качкару), Пачелма районының Решетин, Татар Никольские, Вадинский районының Татар Шуриновкасы (Шуринка), Мучали, Татар Лакасы, Вадинск, Чудовка (Чудилка), Спасск районының Шалдавыч, Белоозерка авыллары) тикшеренүләр алып барды. 
      Кыр тикшеренүләре барышында галимнәр тарафыннан татар халкының милли-мәдәни мирасы өйрәнелде, тел, фольклор, сәнгать, музыка, археография, эпиграфика, шулай ук традицион мәдәният буенча бай материал тупланды.

Возврат к списку