Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасы укырга теләүчеләрне көтә

Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аспирантурасы укырга теләүчеләрне көтә 18.07.2022

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты республикабызда һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә күппрофильле координацияләү үзәге булып тора.

Аспирантура – югары белем бирү базасында (белгеч яки магистр дәрәҗәсе) фәнни-педагогик кадрлар әзерләүнең төп формасы. Бүгенге көндә белем алуын аспирантурада дәвам итәргә теләүчеләргә кадрлар әзерләүнең дүрт юнәлеше тәкъдим ителә: 5.9.1. Рус әдәбияты һәм Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты профиле); 5.9.4. Фольклористика; 5.9.5. Рус теле. Россия халыклары телләре (татар теле профиле); 5.10.3. Сәнгать төрләре (сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать).

Фәнни-педагогик кадрлар әзерләү программалары буенча гражданнарны аспирантурага кабул итү конкурс нигезендә югары белем бирүнең федераль дәүләт стандартларына яраклы рәвештә, махсус дисциплина һәм чит тел (инглиз теле) буенча керү сынаулары нәтиҗәләре нигезендә башкарыла. Шул ук вакытта имтиханнарның нәтиҗәләре календарь ел дәвамында көчендә санала.

Аспирантурага укырга керергә теләүчеләрдән гаризалар кабул итү 25 июльдән башлап 31 августка кадәр ТР Фәннәр академиясенең аспирантура бүлегендә (каб. 405) дәвам итә. Керү имтиханнары 2022 елның 5-16 сентябрендә узачак, кабул итү 1 октябрьдән башкарыла.

Гариза биргәндә тапшырырга кирәк булган документлар исемлеге белән http://www.antat.ru/ru/activity/obrazovatelnaya-deyatelnost/aspirantura/ сайтында танышырга мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-78-78.

Эш режимы: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-15.00, җомга 8.00-14.00 (12.00-12.40 – төшке аш).

Адрес: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Бауман ур., 20 нче йорт, 405 каб. («Кремль» метро станциясе).

E-mail: aspirantura-anrt@mail.ru.

 


Возврат к списку