"Тукай Троицкида” Бөтенроссия арт-пленэры

"Тукай Троицкида” Бөтенроссия арт-пленэры 27.07.2022       2-12 июль көннәрендә Троицк туган якны өйрәнү музее базасында (директоры Е.Г. Подгайко) “Тукай Троицкида” дип аталган Бөтенроссия арт-пленэры узды (проектның кураторы – сәнгать белеме үзәге мөдире Р.Р. Солтанова). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Троицк шәһәре хакимияте, “Россия рәссамнар берлеге” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, Татарстан рәссамнар берлеге һәм Сәнгать белгечләре ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә оештырылган бу чара бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның Троицк шәһәренә килүенә 110 ел тулуга багышланган иде.
      Әлеге проект кысаларында Троицк туган якны өйрәнү музеенда «Хәзерге заман сынлы сәнгатьтә Габдулла Тукай топослары: традицияләр һәм новаторлык» дигән темага түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чара кысасында 2021 елда Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлыкның «Ключевое слово» конкурсында «Иң яхшы фәнни проект» номинациясендә лауреат дип табылган өч томлы “Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты (Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗат хроникасы өчен материаллар)” басмасын тәкъдим итү чарасы узды. Түгәрәк өстәл эшендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре (сәнгать белеме докторы Р.Р. Солтанова, филология фәннәре кандидатлары М.И. Ибраһимов, Л.Р. Надыршина), җирле тарихчылар (Р.Г. Гыйззәтуллин, И.Р. Әхмәдшин) катнашты. 
      Арт-пленэр Татарстанның төрле шәһәрләреннән (Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Яр Чаллы) килгән һәм җирле профессиональ рәссамнар катнашында узды. Чараның йомгаклау күргәзмәсе 12 июльдә шәһәрнең үзәк мәйданында оештырылган иде. Пленэрда катнашучыларга Чиләбе өлкәсе татар конгрессы һәм Троицк шәһәре башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды. Арт-пленэр вакытында иҗат ителгән әсәрләр киң тамашачыга 2022 елның сентябрендә Г. Тукай әдәби музеенда күрсәтеләчәк.

Возврат к списку