«Фәнни Татарстан» журналының икенче саны

«Фәнни Татарстан» журналының икенче саны 10.08.2022       Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан республикада бик күп чаралар уза. «Фәнни Татарстан» журналының күптән түгел дөнья күргән икенче санында да татар халкы тарихындагы бу зур вакыйгага махсус бүлек багышланган. 
     Аны тарих фәннәре докторы, профессор, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Гамирҗан Дәүләтшин мәкаләсе ачып җибәрә. Автор ислам динен рәсми кабул итү Болгарны бөтен дөнъяда ислам дәүләте буларак таныткан, шөһрәтен арттырган, ә ислам һәм аның мәдәнияты илнең бар төбәгендә, иҗтимагый тармакларында тамыр җәйгән дигән фикер уздыра. 
      Тарих фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы, А.Х. Халиков исем. Археология институтының баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин мәкаләсендә Идел Болгарында шәһәрләр барлыкка килү – урбанизация процессының илдә ислам дине таралу һәм сәүдә үсеше белән параллель рәвештә барганлыгы күрсәтелә. Автор Биләр шәһәренең һәм аның үзәгендәге Җәмигъ мәчетнең Багдад илчелеге (922 елның җәе) Болгарда булган чорда нигезләнүен раслаучы тарихи һәм археологик фактлар китерә. 
      Филология фәннәре докторы, доцент, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәммәтҗанованың журналның шул ук бүлегендә дөнья күргән мәкаләсе дастан жанры формалашуда һәм үсүдә исламның роленә багышлана. Автор татар эпосын классификацияләүдә героик һәм романик тематикага аерым игътибар бирә. Шул ук вакытта әлеге төркем дастаннарның барлыкка килүе һәм үсеше исламның халык мәдәниятенә интенсив йогынты ясау нәтиҗәсе буларак карала. 
     Ибне Фазлан «Рисале»сенең (X гасыр) 1960 елларда Баку шәһәрендә Дж.- С. Мамедов тарафыннан гарәп теленнән татарчага беренче фәнни тәрҗемәсе бүлекнең алдагы материалы – филология фәннәре кандидаты, доцент, Язма мирас үзәге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Азат Ахунов мәкаләсендә анализлана. Әлеге хезмәт, кулъязмада гына сакланып, озак еллар дәвамында киң укучыга билгесез булып кала һәм тик 2003 елда гына бастырыла. Галим фикеренчә, Дж.-С. Мамедов тәрҗемәсе Ибне Фазлан язмаларында очраучы этнонимнар, топонимнар һәм гидронимнарны төгәлрәк тапшыра, бу трактатны бер бөтен, төгәл әсәр буларак күзалларга ярдәм итә. 
      «Тел белеме» традицион бүлеге Алтын Урда чорының танылган шагыйре Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә Солтан» дастанының поэтик үзенчәлекләренә багышланган мәкалә белән ачыла. Аның авторы филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының татар теле кафедрасы профессоры, ТӘҺСИнең гомуми лингвистика бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Фәнүзә Нуриеваның фикеренчә, поэманың сәнгатьчә алымнарын өйрәнү татар әдәби теленең үсеш закончалыкларын ачыкларга мөмкинлек бирә. 
     «Җөмҗөмә Солтан» дастанының металогик алымнары нигезен гипербола, метонимия кебек стилистик чаралар тәшкил итсә, «Кыйссаи Йосыф» поэмасының үзенчәлеге – антитезада төзелгән образлы чараларны киң куллануда. Бу турыда сүз филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты, Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге фәнни хезмәткәре Халисә Кузьминаның «Кыйссаи Йосыф» поэмасындагы (Кол Гали) метафораларга багышланган мәкаләсендә бара. 
      «Тел белеме» бүлегендә укучылар шулай ук филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең гомуми лингвистика бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рифат Мирхәевнең «XIX гасыр азагы-XX гасыр башы татар мәгърифәтчелек прозасы әсәрләрендә – мак кушымчалы исем фигальләрнең куллану үзенчәлекләре» һәм филология фәннәре кандидаты, институтның лексикология һәм диалектология бүлеге фәнни хезмәткәре Алинә Хөсәенованың «Татар диалекталь консонантизмын өйрәнүнең кыскача тарихы» дигән мәкаләләре белән таныша алалар. 
     Филология фәннәре докторлары, ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре Илсөяр Закирова һәм Казакъ милли педагогика университеты профессоры Сауле Даутованың уртак тикшеренүләре («Әдәбият белеме» бүлеге) Алтын Урда чоры тарихы һәм шәхесләрен тасвирлауда автор концепцияләренең сәнгати үзенчәлекләрен ача (В. Ян һәм И. Есенберлин иҗаты мисалында). 
     Әлеге бүлекнең алдагы материалы – филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова материалында сүз хәзерге заман татар һәм башкорт әдәбиятларының Урал һәм Идел буе мөселманнарын көчләп чукындыруга багышланган әсәрләрендә хатын-кыз образы турында бара. Мәкаләдә Р. Зәйдулланың «Үлеп яратты» (2005), Ф.Бәйрамованың «Баһадиршаһ» (2006), «Гөләйза» (2018) романнары, М. Буракаеваның «Кисәкбикә» хикәясе (2006), С. Әбүзәрнең «Кисәнбикә юлы» (2018), М. Башкированың «Киҫәкбикә. Риүәйәт» (2021) әсәрләре анализлана. 
     Филология фәннәре кандидаты, әдәбият белеме бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиева материалында Фәиз Зөлкәрнәйнең (1951-1997) әдәби тәнкыйть, аның функцияләре, татар әдәби тәнкыйте тарихы турындагы хезмәтләренә күзәтү ясала. «Әдәбият белеме» бүлеген ТӘҺСИнең халык иҗаты бүлеге аспиранты Гөлнира Хөсәенованың романик дастаннарның әдәби-сәнгати үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган мәкаләсе тәмамлый («Ләйлә һәм Мәҗнүн»нең кулъязма варианты мисалында). 
      Татар фольклорын рус теленә тәрҗемә итү проблемалары филология фәннәре кандидаты, ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының халык иҗаты бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Рузия Сәфиуллина мәкаләсендә карала («Халык иҗаты» рубрикасы). Татар фольклоры җыентыкларына кыскача күзәтү аларның җитәрлек санда булмавы, шулай ук аерым жанрларны тәрҗемә итүдә торгынлык һәм бу өлкәдә эшләүче тәрҗемәчеләр булмау турында нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. 
      Филология фәннәре кандидаты, «Татар ядкәрләре» үзәге белгече Зәлия Брусько мәкаләсе татар дастаннарында этник йолаларның чагылышын өйрәнүгә багышланган. Аерым дастаннардагы («Кузы Корпяч һәм Баян-Сылу», «Таһир һәм Зөһрә», «Тула һәм Сусылу» һ.б.) типологик мотивларга мөрәҗәгать итеп, автор аларның әһәмиятлелеге һәм хәзерге татар тормышындагы актуальлеге турында нәтиҗә ясый. 
      КФУ магистранты Ләйсән Фәхриева һәм филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең гыйльми секретаре Ләйлә Дәүләтшина («Төрки халыклар фәне» бүлеге) мәкаләсендә төрек мифологиясе персонажларының классификацияләү мәсьәләсе карала. 
      Идел-Урал төбәге халыклары мәдәниятен чагылдыруга юнәлдерелгән айлык басма буларак уйланылган, әмма 1955 елда Истанбулда ике генә саны чыгып өлгергән төрек һәм инглиз телләрендәге «Идел-Урал» журналы турында мәгълүмат белән «Тарих битләре» бүлегендә танышырга мөмкин. Филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш институты әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Әлфинә Сибгәтуллина материалында шул ике санның материаллары кыскача анализлана. Журналның беренче номерына махсус кушымта рәвешендә нәшер ителгән китап аеруча мөһим – ул Гаяз Исхакыйның вафатына багышланган һәм анда язучының тормышы һәм иҗаты, аның белән очрашулар турында Азәрбайҗан, Төньяк Кавказ, Америка, Финляндиянең күренекле шәхесләренең истәлекләре урнашкан. 
     «Сәнгать» бүлегендә филология фәннәре кандидаты, ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге өлкән фәнни хезмәткәре Елена Шевченконың Әлмәт театры сәхнәсендә немец драматургларының спектакльләре; филология фәннәре кандидаты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Зөфәр Гыйләҗевнең Татарстан Республикасы музейларында татар язучыларының әдәби мирасы һәм аларны тәкъдим итү тарихы; культурология кандидаты, Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәре Дәүләт Умәровның татарларның бию культурасы һәм фольклор биюен укыту методикасы белән бәйле мәсьәләләр турындагы мәкаләләре урнашкан. 
      «Фәнни Татарстан» журналының алдагы санында «Фәнни мирас» рубрикасы астында Солтан Габәшинең 1931 елда татар музыкасы проблемалары буенча «Яңалиф» журналында оештырылган дискуссия кысаларында анкета сорауларына җаваплары басылып чыккан иде. Әлеге санда укучылар шул материалның дәвамы белән таныша алалар (басмага әзерләүче – текстология бүлеге фәнни хезмәткәре Фәния Фәйзуллина). 
      Чыгарылышның «Шәхесләребез» бүлегендә дөнъя күргән беренче мәкалә бөек хакас галиме, тюрколог, этнограф, фольклорчы, тел белеме докторы, Казан Император университетының экстраординар профессоры, Казан духовный академиясенең ординар профессоры Николай Федорович Катановның юбилеена багышлана. Аның авторы – филология фәннәре кандидаты, Хакас тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты директоры Нина Майнагашева
      Шул ук бүлектә Фазыл Туйкинның иҗатына кыскача күзәтү тәкъдим ителә һәм аның иҗади мирасын өйрәнү дәрәҗәсе тикшерелә. Филология фәннәре кандидаты, текстология бүлеге мөдире Эльмера Галимҗанованың мәкаләсе Ф.Туйкинның тууына 135 ел тулуга багышланган. 
      «Яңа китаплар» бүлегендә филология фәннәре кандидаты, лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ольга Галимованың ТӘҺСИдә нәшер ителгән «Татар теленең кыенлыклар сүзлеге»нә бәяләмәсе тәкъдим ителә (Татар теленең кыенлыклар сүзлеге. Казан: ТӘҺСИ, 2019, 184 б). 
      Традиция буенча, журнал ахырында ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты һәм республикабызның фәнни-иҗтимагый тормышы, үткәрелгән чаралар турында кыскача мәгълүмат һәм фотосурәтләр бирелә.

      

Возврат к списку