Тукучылык буенча төбәкара фестиваль

Тукучылык буенча төбәкара фестиваль 17.08.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире Рауза Солтанова җитәкчелегендәге яшь тукучылар, Татарстан уку йортлары укытучыларыннан торган бер төркем Удмуртиянең Республикасы Халык иҗаты йорты оештырган «Кросна» дип аталган заманча тукучылык фестивалендә катнашты (Кыяс районы, Карамас-Пельга авылы). 
      Казан халык һөнәрчелеге техникумыннан Резедә Йосыпова, Яр Чаллы шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбеннән Лия Вечтомова, Диләрә Шәйдуллиналар заманча тукыма күргәзмәсендә, табигый материаллар белән буяу буенча иҗат лабораториясендә, традицион «Ильин день» бәйрәмендә катнашты. 
      Чарада катнашучыларга туку остасы Мазитова Зоя Алексеевнаның Карамас-Пельга авылында урнашкан музеендагы кул эшләнмәләрен күрсәттеләр. Фестиваль кысаларында шулай ук удмуртларның көнкүреше һәм мәдәнияте белән таныштыру максатыннан, Иске Салья авылына десант оештырылды. 
      Сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, «Бизәкле туку: үткәннән киләчәккә» дигән түгәрәк өстәлдә катнашып, «Татарстан Республикасында тукучылыкны үстерү проблемалары һәм перспективалары» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.

Возврат к списку