Педагогик хезмәткәрләр форумы

Педагогик хезмәткәрләр форумы 18.08.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре 16 августта Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре һәм идарә кадрларының «Татарстан Республикасында милли мәгарифне үстерү» темасына багышланган республика форумы эшендә катнашты. 
      Казан шәһәренең «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында оештырылган методик мәйданчыкларда гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары каршында институтның милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова һәм шул ук бүлекнең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Гыйниятуллина чыгыш ясады. Алар форумда катнашучыларны ТР ФА Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф өлкәсендә тормышка ашырыла торган проектлары белән таныштырдылар. 
     Чара кысаларында оештырылган күргәзмә композициясендә институт хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән уку-укыту комплекслары һәм методик әсбаплар тәкъдим ителде. 
      Форумның пленар утырышында ТӘҺСИнең милли мәгариф бүлеге әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент Лилия Гыйниятуллинага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды. Л.М. Гыйниятуллина – башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү оешмалары өчен туган тел буенча программалар һәм дәреслекләр, 150 дән артык фәнни-методик эш, шул исәптән дүрт монография һәм уннан артык укыту-методик кулланма авторы.

Возврат к списку