Казакъстан Республикасының Кулъязмалар һәм сирәк китаплар милли үзәге хезмәткәрләре белән очрашу

Казакъстан Республикасының Кулъязмалар һәм сирәк китаплар милли үзәге хезмәткәрләре белән очрашу 22.08.2022       19 августта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Татарстанга, Казакъстанның тарихы буенча документлар һәм кулъязмаларны ачыклау максатыннан,  эш визиты белән килгән Казакъстан Республикасы Кулъязмалар һәм сирәк китаплар милли үзәге вәкилләре белән  очрашу узды. 
     Институт эшчәнлеге, тормышка ашырыла торган проектлар белән кунакларны директорның фән буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Олег Хисамов, инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты Алсу Шәрипова таныштырды. Очрашу барышында алга таба хезмәттәшлек турында сүз барды, уртак эшчәнлек юнәлешләре билгеләнде. 
      Кулъязмалар һәм сирәк китаплар милли үзәге директоры урынбасары Нурлан Ережепов җитәкчелегендәге Казакъстан белгечләре шулай ук ТӘҺСИнең Язма мирас үзәге эшчәнлеге белән дә таныштылар.

Возврат к списку