ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре–2022: Красноярск өлкәсе

ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре–2022: Красноярск өлкәсе 24.08.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының директор урынбасары, филология фәннәре кандидаты О.Р. Хисамов җитәкчелегендәге фәнни экспедиция бу көннәрдә татарлар күпләп яши торган төбәкләрнең берсе булган Красноярск өлкәсенең Пировск районында эшли башлады. 
      Төркем составында халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре, филология фәннәре докторы И.Г. Закирова, лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты А.Я. Хөсәинова, Сәнгать белеме үзәге фәнни хезмәткәрләре – сәнгать фәннәре кандидаты Н.В. Герасимова һәм педагогика фәннәре кандидаты Н.Х. Нургаянова эшли. Галимнәр җирле татарларның топонимиясен, тел үзенчәлекләрен, рухи һәм матди культурасы үзенчәлекләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. 
      Экспедиция вакытында җыелган мәгълүмат, алар нигезендә алып барылган фәнни тикшеренү нәтиҗәләре алга таба институтта әзерләнеп нәшер ителә торган «Милли-мәдәни мирасыбыз» («Фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән» сериясе) җыентыкларының аерым бер томында басылып чыгачак дип көтелә.

Возврат к списку