Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы
26.08.2022
ТР ФА Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы кысаларында оештырылган «Россия халыклары телләре: саклау һәм үстерү» секциясе эшендә катнаштылар.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе урынбасары Маргарита Лянге һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова җитәкчелегендә узган әлеге түгәрәк өстәлнең максаты - аз санлы халыклар телләре проблемалары, Халыкара туган телләр елы нәтиҗәләре, матди булмаган мәдәни мирасны саклауга һәм үстерүгә турында фикер алышу иде.
Форум эшендә Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директорының инновацион эшчәнлек һәм тышкы элемтәләр буенча урынбасары, филология фәннәре кандидаты Алсу Шәрипова, Язма мирас үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Илһам Гомәров, милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова, лексикография бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Ринат Сәфәров, гомуми лингвистика бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Рифат Мирхәев һәм лексикология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Әлфия Булатова катнашты.
Идел буе федераль округының «Сообщество» форумы Казан шәһәрендә 2022 елның 25-26 августында Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән узды, чараны оештыручы булып Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы тора.
