«Тукай Троицкида»

«Тукай Троицкида»  05.09.2022       6 сентябрь көнне 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда «Тукай Троицкида» дип аталган күргәзмә ачыла. Анда июль аенда Троицк туган якны өйрәнү музее базасында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Троицк шәһәре хакимияте, «Россия рәссамнар берлеге» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстандагы төбәк бүлеге, Татарстан рәссамнар берлеге һәм Сәнгать белгечләре ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе белән берлектә оештырылган «Тукай Троицкида» дип аталган Бөтенроссия арт-пленэрында иҗат ителгән эшләр тәкъдим ителә.
      2022 елның май аенда Габдулла Тукайның Троицк шәһәренә баруына 110 ел тулды. Бирегә ул шәһәрнең өченче мәхәллә мәчете имамы Габдрахман Рахманкулов чакыруы буенча кымыз эчеп дәваланырга килә. Шәһәрдә Тукай берничә көн була, татар яшьләре, зыялылар, иганәчеләр, эшмәкәрләр һәм сәүдәгәрләр белән очраша. Троицкида узган көннәрен ул «Мәкаләи махсуса» дигән очеркында сурәтли. Далада, Габдрахман хәзрәт җәйләвендә ике айлап яшәп, Тукай хәйран гына савыга һәм иҗаты өчен тәэсирләр җыя. 
      Бу вакыйгага багышлап 2022 елның 2-12 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Троицк шәһәре администрациясе, Сәнгать белгечләре ассоциациясенең Татарстан бүлеге, «Россия рәссамнар берлеге»нең Татарстандагы региональ бүлеге, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге белән берлектә Троицк шәһәре туган якны өйрәнү музее (директоры Е.Г. Подгайко) базасында «Тукай Троицкида» дип аталган Бөтенроссия арт-пленэры (проект кураторы – ТӘһСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Р.Р. Солтанова) оештырды. 
     Арт-пленэр – «Тукай эзләреннән» дип аталган фәнни-мәдәни проектның бер өлеше. Анда Татарстан шәһәрләреннән (Казан, Яшел Үзән, Алабуга, Яр Чаллы), Троицк, Чиләбедән А. Крылов, И. Антонова, Г. Анютина, Х. Шәрипов, Р. Мөхаммәтдинов, С.Царев, А. Карапетян һ.б профессионал рәссамнар катнашты. 12 июльдә Троицк шәһәренең үзәк мәйданында арт-пленэр нәтиҗәләре буенча күргәзмә оештырылды. Бу эшләр «Хәзерге сынлы сәнгатьтә Габдулла Тукай топосы» дип аталган каталогка кертеләчәк. 
      2022 елның сентябрь-октябрь айларында «Тукай Троицкида» арт-пленэрында иҗат ителгән эшләр Г. Тукай әдәби музеенда күрсәтелә. Күргәзмә ачылган көнне Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедиясе институты галимнәре, Троицк шәһәре җитәкчелеге һәм музей эшлеклеләре, Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре катнашында «Хәзерге сынлы сәнгатьтә Габдулла Тукай топосы: традиция һәм новаторлык» дип аталган түгәрәк өстәл оештырыла. 
      Күргәзмә ачылышына Г. Тукай иҗатын һәм сынлы сәнгатьне яратучыларны, музей дусларын көтәбез. 
      Белешмәләр өчен телефон: +7(843) 590-86-67 (Г. Тукай әдәби музее)

Возврат к списку