ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре: Красноярск өлкәсе

ТӘҺСИнең комплекслы экспедицияләре: Красноярск өлкәсе 07.09.2022       Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренең чираттагы комплекслы экспедициясе 2022 елның 21-31 август көннәрендә Красноярск өлкәсенең Пировск районында эшләде. 
      Экспедициянең максаты әлеге төбәктәге татар авылларын барлау, халыкның рухи һәм матди культурасын өйрәнү, тел үзенчәлекләренә һәм фольклорына кагылышлы материал туплау иде. Пировск районының татарлар яши торган торак пунктларда – Икшүрмә, Коврига, Яңа Тимершик, Яңа Сатыш, Комаровка, Шагирислам, Долгово, Солоуха, Куренная Ошма, Пировск авылларында эш алып барылды. 
     Экспедициянең җитәкчесе – Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары О.Р. Хисамов авылларның микротопонимиясенә караган материал туплады; лексикология һәм диалектология бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре А.Я. Хөсәинова әлеге төбәктә яшәүче татар халкының тел үзенчәлекләрен өйрәнде; халык иҗаты бүлеге баш фәнни хезмәткәре И.Г. Закирова халык иҗатының төрле жанрларына караган материалларны өйрәнде; Сәнгать үзәге фәнни хезмәткәре Н.В. Герасимова халыкның матди мәдәниятенә караган материал туплады, Сәнгать үзәге фәнни хезмәткәре Н.Х. Нургаянова халыкның музыкаль мирасын өйрәнеп, биредә башкарыла торган җырларны, мөнәҗәтләрне, бәетләрне, уен фольклорын язып алды.

Возврат к списку