Институт хезмәткәрләре Ульяновскида узган Халыкара конференция эшендә катнашты

Институт хезмәткәрләре Ульяновскида узган Халыкара конференция эшендә катнашты 09.09.2022       Әлеге чара мәдәни мирасны саклау мәсьәләләренә багышланган иде. Ул XII Халыкара «Пластовская осень» рәссамнар ассамблеясе кысаларында В.И. Ленин исем. Ульяновск өлкә фәнни китапханәсендә (Китап сараенда) узды.
      СССР халык рәссамы Аркадий Пластовның сәнгать мирасын саклау һәм үстерү, хәзерге Россия рәссамнарына, сәнгать белгечләре, музей хезмәткәрләренә ярдәм максатында уздырыла торган иң зур проектларның берсе булган «Пластовская осень» XII Халыкара рәссамнар ассамблеясе 2011 елдан бирле үткәрелә. Быел аның эшендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Чистай, Түбән Новгород, Киров, Козьмодемьянск шәһәрләреннән килгән утыздан артык галим, Ломоносов исем. Мәскәү дәүләт университеты, Россия рәссамнар берлеге, Россия Сәнгать академиясе, Д.С. Лихачев исем. Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшеренү институты, Таусон университеты вәкилләре катнашты һәм чыгыш ясады. 
      Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләренең конференциядә ясаган чыгышлары зур кызыксыну уятты. Сәнгать белеме кандидаты Ольга Улемнованың доклады 1920 елларда Казан авангарды рәссамнары иҗатында крестьян мотивларына багышланган иде. Филология фәннәре кандидаты Алинә Хөсәенова үз чыгышында татар мәдәниятен һәм телен саклауда мөһим элемент булган татар авыллары исемнәренең үзенчәлекләренә басым ясады; сәнгать белеме кандидаты Наталья Герасимова Себер авылларының татар утарлары турында сөйләде, аларның милли тәңгәллекне саклауда һәм туристларны җәлеп итүдәге зур ролен билгеләп үтте. 
     Ассамблея кысаларында, әлеге конференциядән тыш, шулай ук пленэрлар узды, төрле күргәзмәләр ачылды, экскурсияләр оештырылды.

Возврат к списку