Котлыйбыз!

Котлыйбыз! 12.09.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Рәдиф кызы Надыршинаны филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертациясен уңышлы яклавы белән котлыйбыз! 
      2022 елның 8 сентябрендә узган Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Д 022.006.02 диссертация советының чираттагы утырышы Надыршина Ләйсән Рәдиф кызының филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә «XX гасыр татар әдәбиятында поэма жанрының үсеше» дигән темага диссертациясен яклауга (фәнни белгечлек 10.01.02 – Россия Федерациясе халыклары әдәбияты (татар әдәбияты) багышланган иде. 
      Л. Надыршинаның фәнни консультанты – филология фәннәре докторы, доцент Юсупова Нурфия Марс кызы, рәсми оппонентлары – филология фәннәре докторы, Яр Чаллы педагогика университетының рус һәм татар филолоргиясе профессоры Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы; филология фәннәре докторы, РФА Федераль фәнни үзәк филиалы – Гуманитар тикшеренүләр университетының карачай-балкар әдәбияты секторы өлкән фәнни хезмәткәре Узденова Фатыйма Таулановна; филология фәннәре докторы, Н.П.Огарев исем. Милли тикшеренү университетының фин-угор филологиясе кафедрасы профессоры Шеянова Светлана Васильевна. Әйдәп баручы оешма сыйфатында «Мари дәүләт университеты» югары белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе билгеләнгән иде. 
   Диссертация советы әгъзалары Л. Надыршинаның хезмәтен югары бәяләделәр һәм аңа татар әдәбияты белемен үстерүгә керткән фәнни өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр.

Возврат к списку