Балалар сәнгать мәктәпләре педагоглары конференциясе

Балалар сәнгать мәктәпләре педагоглары конференциясе 14.09.2022       Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы балалар сәнгать мәктәпләрен кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. 
     Конференция 2022 елның 5 сентябрендә Чаллы һәм Алабуга шәһәрләренең педагогик хезмәткәрләре катнашлыгында Аяз Гыйләҗев исем. Чаллы татар драма театры базасында узды. Рауза Солтанова конференциянең пленар утырышында «Хәзерге этапта сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләрен һөнәри яктан камилләштерү» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.


Возврат к списку