«Тукай Троицкида» күргәзмәсе

«Тукай Троицкида» күргәзмәсе 14.09.2022       2022 елның 6 сентябрендә Г.Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең Троицк шәһәренә баруына 110 ел тулуга багышланган «Тукай Троицкида» күргәзмәсе ачылды. 
      Экспозициядә 2022 елның 2-12 июлендә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә узган «Тукай Троицкида» исемле арт-пленэр кысаларында иҗат ителгән төрле жанрдагы 40 рәсем һәм графика әсәре, шулай ук Татарстан Республикасы Милли музеенда, Троицк туган якны өйрәнү музеенда, КФУның Н.Лобачевский исем. Фәнни китапханәсендә сакланучы архив материаллары, сирәк фотосурәтләр, Г.Тукай һәм Троицк шәһәренә багышланган басмалар тәкъдим ителә. 
      Тамашачылар һәм кунаклар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Заһидуллина Дания Фатих кызы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге мөдире Фәйзрахманов Айрат Шамил улы, Троицк шәһәре мэры Виноградов Александр Георгиевич, Троицкий туган якны өйрәнү музее директоры, тарих фәннәре кандидаты Подгайко Екатерина Геннадьевна, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Троицк шәһәрендә туган Сафиуллина Рәйсә Гариф кызы чыгыш ясадылар. 
     Проект кураторы, әлеге күргәзмәне оештыручы, ТӘҺСИнең Сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать белеме докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы хәзерге Троицк шәһәре сурәтләре, Тукайның «Валлаһи» шигыре буенча Троицк шәһәренең үзәк мәйданда рус һәм татар телләрендә күрсәтелгән флеш-моб белән таныштырды. 
     Арт-проектта катнашкан рәссамнар Габдулла Тукайның Троицкида булуына багышланган эшләре турында сөйләделәр, ә Валерий Градусов (Троицк) үзенең картинасын Г.Тукай әдәби музеена бүләк итеп тапшырды. 
      15 сентябрьдә күргәзмә кысаларында «Казан крае. Троицк» (реж. Долгов Александр, опер. – Самсонов Максим) фильмы тәкъдим ителәчәк һәм анда Казанның сәнгать, әдәбият белгечләре катнашында әлеге әсәр буенча фикер алышу көтелә.


Возврат к списку